Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәяләре кыйммәтләнәчәк товарлар исемлеге билгеле булды

Чит илдән кертелә торган продуктлар бәясе 5-10%ка артачак.

Ваклап сату челтәре компанияләре ассоциациясенең тышкы элемтәләр буенча директоры Илья Власенко якын араларда кайбер продуктларның кыйммәтләнәчәген белдергән. Моның сәбәпләре берничә – коронавирус инфекциясе таралу, рубль курсы төшү, коммуналь хезмәтләргә һәм ягулыкка бәя арту.

Бәя үсү иң элек чит илдән кертелә торган товарларга кагылачак. Аларның уртача 5-10%, хәтта кайбер очракларда 20-30%ка артуы көтелә.

– Кыйммәтләнү чит ил продукциясенә генә түгел, бәлки үзебездә чит ил белән бәйлелектә (чимал ягыннан һ.б.) җитештерелә торган товарларга да кагыла, – дигән Власенко “Комсомольская правда” радиосы эфиры аша.

Ул шулай ук кайбер кибетләрнең бәя үсүне ничек тә йөгәнләргә тырышуын да билгеләп үткән. Әйтик, “Перекреток”, “Пятерочка”, “Магнит”, “Метро” кебек зур челтәрләр социаль әһәмиятле товарларга өстәмә сәүдә хакын куймаячакларын белдергән. Товарлар җитештерүчедән күпмегә алынса, халыкка шул ук бәядән сатылачак, дигән сүз бу.

 

 

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев