13 апрель 2020 яңалыклары
-
Чаллы трамвайларын дезинфекцияләү көненә кимендә ике тапкыр үткәрелә
Маршрутларга чыгар алдыннан Чаллы трамвайлары дезинфекция уза.
-
Казанда изоляция вакытында үтерү, урлау, алдаулар арткан
Урлаулар ике тапкырга диярлек арткан, алдаучылар өч тапкырга активлашкан.
-
Яр Чаллыда Яшьләр белән эшләү бүлегенең яңа башлыгын тәкъдим иттеләр
Башкарма комитетта кадрлар билгеләнеше: бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев коллективка Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгының яңа урынбасарын, Яшьләр белән эшләү бүлеге башлыгын тәкъдим итте. Бу урынга 28 яшьлек Рөстәм Муллахмәтов билгеләнде. Аңа кадәр ул «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) берләшмәләре үзәге директоры вазыйфасын били.
-
Коронавирус белән авыручы Раян: «Бу вируска ышанмадым, уйдырма гына дип уйладым»
Раян Әхмәтҗанов, үзе әйтүенчә, коронавирус белән авырган меңенче мәскәүле. Ул үз авыруы турында ачыктан-ачык сөйләргә һәм бу хакта үз блогын алып барырга базган бик азларның берсе. Без Раян блогыннан өзекләр бирәбез, ул «Татар-информ» агентлыгына интервью бирергә дә ризалашты.
-
Бердәм кайнар элемтә эшсезлек буенча пособие алуга бәйле шалтыратулар кабул итәчәк
Колл-үзәккә «Россиядә эш» федераль порталында теркәлү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
-
Бәяләре кыйммәтләнәчәк товарлар исемлеге билгеле булды
Чит илдән кертелә торган продуктлар бәясе 5-10%ка артачак.
-
«Ачуы кабарган йорт иясе төн буе хатынны йоклатмады»
Авыл читендә урнашкан бу йортның хуҗасы теге дөньяга күчкәч, хатыны да озак тормады: өйне ташлап, барлык уңайлыклары булган таш йортка күченде. Ишеккә йозак элеп куйдылар. Кыш буе Ул яшәгән мич башында җилләр генә уйнады. Тәрәзәгә язгы кояш нурлары көлеп караган мәлдә йортның ишеген яшь гаилә ачып керде. Шундый матурлар, бигрәк пар килгәннәр, кечкенә уллары да бар. Дүрт бүлмәне бер итеп йөреп җиләгән иде инде Ул. Бу өйдә Галимәнең гаиләсе яши башлагач, күңелләре күтәрелде.
-
Татарстанда коронавирус белән авыручыларның яңа очраклары расланды
Бүген Татарстан Республикасында коронавирус йогышының 11 яңа очрагы расланды 2 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 9 кеше өйдә дәвалана.
-
Өй эше эшләр өчен, балалар юл буенда интернет “тотарга” мәҗбүр
Башкортстанның социаль челтәрләрендә Кыйгы районының Колмәт авылында мәктәп укучылары һәм студентлар (якынча 40 кеше) интернет тизлеге түбән булганга күрә дистанцион укый алмаулары турында зарланган.
-
«Бу бераз куркыта»: кан донорлары ни өчен кими? Әлеге хәл дә вирус белән бәйлеме?
Республика кан үзәгендә һәм аның бүлекләрендә донорларның кан тапшыруы кинәт кимегән. Донор каннарының бөтен төрләренә дә ихтияҗ бар. Азатлык бу мәсьәләне тикшерде.
-
Татарстанда яңа чикләүләр кертелә, кайбер оешмалар эшли башлый
Таксида ике кешедән артык йөрү рөхсәт ителми, зиратларга кеше кертелмәячәк. Кайбер оешмалар киләсе атнадан эшкә тотына ала.
-
Бергә булыйк, бердәм булыйк!
“Җаның сау булса тәнең дә сау булыр”, дип юкка гына әйтмиләр. Әйе, безнең күңел халәтебез күпчелек рухыбызның көчле, сау-саләмәт булуыннан да тора.
-
Түбән Камада коронавирус таралуы хакында радиода яңгыраган мәгълүмат дөрес түгел
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында республикада яшәүчеләрне тикшерелмәгән мәгълүматка ышанмаска чакырдылар.
-
Финляндиядә яшәүче Җәмилә Бакир: «Коронавирус кешене киптерә»
Финляндиядә яшәүче Җәмилә Бакирны без җырчы буларак беләбез. Ул, гаилә хәлләренә бәйле рәвештә, өлкән яшьтәгеләр өчен интернат-пансионатта шәфкать туташы булып эшли. Күптән түгел ул коронавируска анализ тапшырган. Җәмилә белән бу пандемия хакында сөйләштек.