Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Быел Татарстаннан хаҗга баручы өлкән кешегә – 86, ә иң кечкенәсенә 13 яшь

24 июльдә Татарстан мөселманнары хаҗ сәфәренә кузгала. Россиядән хаҗга барысы 25 мең 500 кеше барыр дип көтелә.

Быел, узган ел белән чагыштырганда, 5 мең квота артыграк бирелгән. Икенче яңалык – беренче тапкыр электрон виза системасы кертелә. Изге хаҗ сәфәре башлану уңаеннан матбугат очрашуында Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов шул хакта хәбәр итте. Матбугат конференциясе Мәскәү – Симферополь – Казан видеокүпере режимында үтте.

Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең рәсми хаҗ операторы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов сүзләренчә, бүген алар республика мөселманнарын изге сәәфәргә озату эше белән мәшгуль. 196 кешедән торган беренче дүрт төркем иртәгә үк юлга кузгалачак. Алар Согуд Гарәбстанына Мәскәүдән очачак.

– Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенә хаҗга барырга 1800 кешелек квота бүлеп бирелде. Хаҗга барырга теләүче шуның кадәр үк кеше җыелды. Без аларны иллешәр кешелек төркемнәргә бүлеп, һәр төркемгә гарәп телен һәм хаҗ йолаларын яхшы белгән тәҗрибәле җитәкче билгеләп, укулар оештырдык. Махсус хаҗи сүзлекләре, китапчыклар, юк күрсәткечләр нәшер иттек. Хаҗиларны егерме табиб озата барачак, – дип сөйләде Ранис хәзрәт Вахитов.
Спикер электрон визалар кертелүнең бигрәк тә төбәкләр өчен җайлы булуын ассызыклап үтте.

– Быел бу процедура шактый гадиләштерелде. Мәскәүгә илчелеккә барып йөрисе юк хәзер, – диде ул.
Татарстан мөфтие киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров изге җиргә сәфәрнең туристлык сәяхәте булмавын, хаҗиларның Аллаһы Тәгаләнең кунагы саналуын һәм хаҗның дини гыйбадәтләрнең иң олысы һәм катлаулысы булуын билгеләп узды. Хаҗ йолаларын үтәгәндә сабырлык һәм түземлек тә кирәк булуын әйтте.

Хаҗ алдыннан алдау очраклары да арта. Спикерлар халыкны сыналган хаҗ операторларына гына мөрәҗәгать итәргә кушты. Арзанлы яки ташламалы юлламага да ышанмаска киңәш иттеләр. Рәсми мөселман оешмалары, диния нәзарәтләре белән киңәшләшеп алганда алдау очраклары булмауны искәрттеләр.

Рушан Аббясов узган елда алданган хаҗилар турында сөйләп үтте.
– Соңгы малларын сатып хаҗга барырга уйлаганнар, аэропортка баргач кына ялган операторларга тап булуларын аңлап алганнар. Мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин аларны үзебезнең туроператор хисабына түләүсез озатты, – диде ул.

Журналистлар хаҗга баручыларның яше турында да кызыксынды. Татарстаннан баручы өлкән кешегә – 86, ә иң кечкенәсенә 13 яшь икән.

 

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/byel-tatarstannan-khaga-baruchy-lkn-kesheg-86-i-kechkensen-13-yash

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев