Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәйге башланды

Мәдәният елы кысаларында Татарстанда "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" дигән яңа проект гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында 12 ноябрьдә шәһәребез китапханәләрендә укучыларга мәдәни көндәлекләр тапшырылды. "Мәдәни көндәлек" конкурсы ике этапта уздырылып, 12 ноябрьдән алып киләсе елның 26 маена кадәр барачак. Беренче этап 27 декабрьгә кадәр дәвам итә. Ул "Беренче сыйныфта укучы...

Мәдәният елы кысаларында Татарстанда "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" дигән яңа проект гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында 12 ноябрьдә шәһәребез китапханәләрендә укучыларга мәдәни көндәлекләр тапшырылды.

"Мәдәни көндәлек" конкурсы ике этапта уздырылып, 12 ноябрьдән алып киләсе елның 26 маена кадәр барачак. Беренче этап 27 декабрьгә кадәр дәвам итә. Ул "Беренче сыйныфта укучы - "Мәдәни көндәлек" порталының иң актив кулланучысы" номинациясендә уза.

Бәйгедә катнашу өчен укучылар кулларына көндәлек тотып, теләсә кайсы мәдәни объект янында фотога төшәргә һәм шуны порталга эләргә тиеш була. Мәдәни чара турында кыскача мәгълүмат та бирелергә тиеш. Җиңүчеләр исемлеген www.культурный дневник.рф һәм www.diary-culture.ru порталларыннан күреп булачак. Җиңүчеләр республика чыршы бәйрәменә чакырылачак.

Икенче этап 1 гыйнвардан 25 майга кадәр сузылачак. Ул "Иң яхшы мәдәни көндәлек" һәм "Иң мәдәни ата-ана" номинациясендә узар дип көтелә. Анда җиңүчеләр "Әкият" курчак театрына махсус мәдәни программага чакырылачак.

Уку елы әйләнәсендә Татарстанның музей-театрларында һәм башка мәдәни объектларда булып, көндәлеккә шул сәяхәтләре турында язып барачак һәм шулар нәтиҗәсендә йомгак ясалып, укучыларга бүләкләр дә тапшырылачак.

Проект 12 ноябрьдә старт алды. Бу көнне беренче сыйныф укучылары шәһәребез китапханәләрендә мәдәни дәресләрдә булдылар.

Шундый мәдәни дәрес 12нче татар китапханәсендә дә узды. Дәрестә беренчеләрнең һәрберсенә көндәлек тапшырылды. Төсле рәсемнәр белән бизәлгән мәдәни көндәлек беренчеләрдә шунда ук кызыксыну уятты. Инде һәркайсына уку елы дәвамында музей-театрларда булып, мәдәни чаралар турында көндәлеккә язып барырга кирәк. Әлбәттә, чараларга балалар әти-әниләре белән барачак. Китапханәгә дә алар бергәләп килгәннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев