Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәйгедә катнашмый калмагыз!

2017 елда чыга башлаячак 200 һәм 2000 сумлык купюраларда Казан күренешләре урын алырмы? Бу Казанда һәм Татарстанда яшәүчеләрнең активлыгына бәйле. Исегезгә төшерәбез: Россия Үзәк банкы әлеге уңайдан конкурс игълан итте.

Тавыш бирүдә катнашучыларга купюраларда төшереләчәк шәһәрләрне, алардагы истәлекле урыннарны күрсәтергә кирәк. Казан Кремленнән соң Кол Шәриф мәчете дә яңа банкнотлар өчен символлар исемлегендә пәйда булды. Ул Россиянең тугыз федераль округы символлары картасында билгеләнде.

Сайлау өч этапта узып, 2016 елның 7 октябрендә тәмамланачак. Тавышны твоя-россия.рф сайты аша бирергә була. Яңа банкнотларга шәһәр символларын 28 июльгә кадәр тәкъдим итәргә мөмкин. Ләкин алар 5 мең тавыш җыйгач кына Россия федераль округы символлары картасында пәйда булла, дип хәбәр итә http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев