Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәйгедә катнашырга теләге булган 16-30 яшьләрдәге кешеләр гаризаны 17 гыйнварга кадәр бирергә тиеш

Татарстанның яшь лидерларын «Кадрлар резервы» проектының яңа сезонына чакыралар

Татарстанда «Кадрлар резервы» проектының яңа сезонында 16-30 яшьләрдәге кешеләр катнаша ала. Катнашу өчен гаризаны 17 гыйнварга кадәр бирергә кирәк. Быел программаның фокусы яшьләр һәм яшьләр белән эшләү өчен яшьләр арасыннан лидерлар әзерләүгә юнәлтеләчәк.

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр иткәнчә, читтән торып һәм көндезге модульләрдән торган өч этап кысаларында катнашучыларга лидерлык потенциалын үстерергә, яшьләр сәясәте һәм гражданлык җәмгыяте үзенчәлекләрен тирәнтен аңларга, шулай ук социаль үзгәрешләр һәм инновацияләр булдырырга ярдәм итәчәкләр.

Чара ахырында һәр катнашучы республика яшьләре өчен гамәли әһәмияткә ия булырлык үз проектын тәкъдим итә. Март башында узачак беренче көндезге этапта катнашучыларга лидерлык потенциалын ачарга ярдәм итәләр, үз тирәсенә кешеләрне берләштерергә өйрәтәләр һәм яшьләр эше үзенчәлекләренә төшенәләр.

Икенче этап апрель ахырына планлаштырылган. Катнашучыларны командада эшләргә өйрәтәчәкләр һәм социаль үзгәрешләр өлкәсендә проект белән идарә итү мәсьәләләренең бөтен спектрын өйрәнәчәкләр.

Өченче, йомгаклау этабында катнашучылар финалда үз проектларын тәкъдим итә һәм аларны тормышка ашыру мөмкинлеге алачак. Бу этапта профессиональ һәм тәҗрибәле остазлар (менторлар) командаларның эшен, һәр катнашучының лидерлык потенциалын анализлаячак, тәкъдим ителгән инициативаларның һәм бу проектларның муниципаль районнарда яшьләр тормышына йогынты дәрәҗәсен бәяләячәк.

«Кадрлар резервы» проектының уникенче сезонында катнашу өчен тулырак мәгълүматны рәсми сайт аша белергә мөмкин. Проект Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе» регионара иҗтимагый оешмасы тарафыннан тормышка ашырыла, диелә хәбәрдә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев