Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәйгегә йомгак ясалды!

Яр Чаллы мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе һәм "Шәһри Чаллы" газетасы редакциясе мәктәп һәм махсус югары белем бирү йортлары укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, укытучылары арасында "Балаларга татар телен өйрәтү буенча безнең тәҗрибә" дип аталган төбәкара бәйге игълан иткән иде. Шушы көннәрдә аңа нәтиҗә ясалды. Жюри әгъзалары бәйгегә килгән 35 иҗади...

Яр Чаллы мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе һәм "Шәһри Чаллы" газетасы редакциясе мәктәп һәм махсус югары белем бирү йортлары укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, укытучылары арасында "Балаларга татар телен өйрәтү буенча безнең тәҗрибә" дип аталган төбәкара бәйге игълан иткән иде. Шушы көннәрдә аңа нәтиҗә ясалды.

Жюри әгъзалары бәйгегә килгән 35 иҗади хезмәт җентекләп тикшергәннән соң, туган телебезгә өйрәтү күп мәктәпләрдә, балалар бакчаларында югары дәрәҗәдә куелган, бәйгедә катнашучы күпчелек укытучылар зур тәҗрибәгә ия дип, билгеләп үттеләр. Әмма соңгы вакытларда туган телебезгә өйрәтү сәгатьләренең кимүен, атнага нибары ике сәгатькә калуына борчылу белдерделәр.

Иҗади эшләрдә төрле милли чараларда, татар теленә өйрәтү дәресләрендә төшерелгән фотоларны, презентация материалларын күрү аеруча күңелле булды. Төпле, дәлилле, беркемне дә кабатламаган иҗади хезмәтләрнең, язмаларның күпчелек булуы зур куаныч. Конкурс таләпләре төгәл үтәлгән, пөхтә эшләнгән хезмәтләр киләчәктә газета битләрендә басылып чыгачак.

Конкурска килгән эшләр арасында шартлар үтәлмәгән язмалар да шактый. Иң начары кайбер материаллар интернеттан күчерелгән булуы. Кайбер эшләрнең исә бер өлеше сайтлардан, икенче өлеше уйлап чыгарып язылган. Бер конкурс материалы астына ике авторның исемнәре куелуы, ә газетага язылу квитанциясе бер кеше исеменә генә булуы да бәйге шартын бозу булып тора. Балалар бакчасы исеменә булган язылу квитанциясе күчермәсе белән килгән эшләргә сертификатлар бирелми. Андый эш авторларына әгәр сертификат кирәк икән почта аша "Шәһри Чаллы" газетасына февраль аеннан язылырга тәкъдим итәбез.

Шулай итеп "Балаларга татар телен өйрәтү буенча безнең тәҗрибә" дип аталган төбәкара бәйге җиңүчеләре билгеле:

1 урын. Гомәрова Нәкыя Назыйм кызы, 15 нче санлы "Күбәләк" балалар бакчасы.

2 урын. Сәлахова Рәзилә Сәит кызы, 32 нче санлы мәктәп.

3 урын. Газизова Гөлназ Җәүдәт кызы, 109 нчы санлы "Курай" балалар бакчасы.

Махсус приз, конкурста үз теләге белән катнашкан бердәнбер балага, туган тел турындагы язмасы белән игътибарны җәлеп иткән 10 яшьлек Нуретдинова Зәринәгә бирелә. Ул 21 нче санлы мәктәптә укый. Җитәкчесе Е. М.Үтәбаева.

Хөрмәтле бәйгедә катнашкан укытучылар, барыгызга да рәхмәтебезне белдерәбез. Җиңүчеләрне ихлас йөрәктән тәбрик итәбез!

Җиңүчеләрне котлау 23 гыйнвар көнне көндезге сәгать 10.00 да редакция бинасында булачак.

Катнашучыларга сертификатларны 24 гыйнвардан башлап тапшыра башлыйбыз, үзегез белән "Шәһри Чаллы" газетасына язылу квитанциясен алып килүегез сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев