Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Быел балык кайларда шәп каба?

Җәй башы елга-күлләрдә балыкның иң шәп каба торган вакыты. "Улдык" операциясе игълан ителсәдә ике кармак белән генә балык тотарга ярый. Хәзерге вакытта кайларда балык шәп эләгә микән соң? Бу мәгълүмат балыкчылар өчен аеруча файдалы булыр. Чулман елгасында Әгерҗе районында Красный Бор авылы тирәсендә,Чаллының Беренче Май, дип йөртелә торган урында биш...

Җәй башы елга-күлләрдә балыкның иң шәп каба торган вакыты. "Улдык" операциясе игълан ителсәдә ике кармак белән генә балык тотарга ярый.

Хәзерге вакытта кайларда балык шәп эләгә микән соң? Бу мәгълүмат балыкчылар өчен аеруча файдалы булыр.

Чулман елгасында Әгерҗе районында Красный Бор авылы тирәсендә,Чаллының Беренче Май, дип йөртелә торган урында биш төрле балык иртә-кич яхшы эләгә. Мамадыш районы Соколка авылы янында сазаннар каба, ди. Мишә елгасында кушбашлар, бәртәсләр, кызылканатлар шәп эләгүе белән мактана балыкчылар. Ык елгасында исә быел чуртан әйбәт эләгә икән. Нократ елгасында да төрле балык бу җәйдә шәп каба, аның тирәсендәге күлләрдә дә эре-эре табан һәм алабуга балыкларын тоталар. Сарман районы Петровка буасында сазан, алабуга каптыралар.

Шулай ук Иделдә кармакка опты, чабак, кызылканат яхшы чиртә икән.

Белеп торыгыз бер баруда бер кешегә ике килодан артык балык тотарга ярамый.Юкса инспекторлар сезне җаваплылыкка таттырырга мөмкиннәр. Аннан соң җәтмә, ау яки шуның ише корал белән балык тотарга уйламагыз да, бу- броконерлык дип атала. Бөтен сулыклар янында да хокук саклау хезмәткәрләре кизү тора. Очып йөрүче камералы дроннар балыкчыларның һәр гамәлен видеога төшереп тора, артыгын кыланмагыз.

Балык тоту сезгә ял һәм рәхәтлек кенә бирсен. Табигать байлыгын саклыйк, комсызланмыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев