Шəhри Чаллы

Быел Тукай бүләген кем алыр?

Тукай бүләген бирү комиссиясе быелгы бүләкне язучы Мәдинә Маликова ("Арыш тәме: роман, повесть, хатирәләр" китабы), сәнгать белгече Розалина Шаһиева (Татарстанның милли мәдәни мирасы турындагы "Мәңгелек гөлчәчәкләре: татар һәм рус телендәге мәкаләләр җыелмасы") һәм Харис Салиховка ("А.Пушкин, Г. Тукай иҗатында дөньяви һәм дини мотивлар һәм бүгенге көндә әхлакый тәрбия бирү проблемнары",...

Тукай бүләген бирү комиссиясе быелгы бүләкне язучы Мәдинә Маликова ("Арыш тәме: роман, повесть, хатирәләр" китабы), сәнгать белгече Розалина Шаһиева (Татарстанның милли мәдәни мирасы турындагы "Мәңгелек гөлчәчәкләре: татар һәм рус телендәге мәкаләләр җыелмасы") һәм Харис Салиховка ("А.Пушкин, Г. Тукай иҗатында дөньяви һәм дини мотивлар һәм бүгенге көндә әхлакый тәрбия бирү проблемнары", "Дин һәм фән" китаплары өчен) бирергә дигән карар чыгарган.

Бу хакта Тукай бүләген бирү комиссиясе әгъзаларының берсе әйтте. "Татарстан президенты фәрман имзалаганда әлеге исемлеккә үзгәреш кертелергә мөмкин", дип тә өстәде ул.

2017 елның Тукай бүләгенә 19 кеше тәкъдим ителгән иде. Бүләкләр 26 апрель, Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан үткәрелгән тантанада тапшырыла. 2014 елдан бирле бүләк күләме 500 мең сум тәшкил итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: