Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Быел ярышлар катгый шартларда узды

"КА­МАЗ-Мас­тер" - чем­пи­он "­КА­МАЗ-Мас­тер" ко­ман­да­сы­ның Эду­ард Ни­ко­ла­ев эки­па­жы йөк ма­ши­на­ла­ры ара­сын­да "Да­кар-2018" рал­ли-рей­дын­да җи­ңү яу­ла­ды. Ай­рат Мәр­ди­ев эки­па­жы пье­дес­тал­ның өчен­че уры­нын­да, Ди­мит­рий Сот­ни­ков фи­ниш­ка ту­гы­зын­чы бу­лып кил­де. Бы­ел Да­кар ярыш­ла­ры­на 92 йөк ма­ши­на­сы чык­кан иде. Фи­ниш­ка алар­ның 43е ге­нә ки­леп җит­те. Чал­лы­ның "КА­МАЗ-Мас­тер" ко­ман­да­сы өчен дә бы­ел­гы ярыш­лар кат­лау­лы бул­ды....

"КА­МАЗ-Мас­тер" - чем­пи­он

"­КА­МАЗ-Мас­тер" ко­ман­да­сы­ның Эду­ард Ни­ко­ла­ев эки­па­жы йөк ма­ши­на­ла­ры ара­сын­да "Да­кар-2018" рал­ли-рей­дын­да җи­ңү яу­ла­ды. Ай­рат Мәр­ди­ев эки­па­жы пье­дес­тал­ның өчен­че уры­нын­да, Ди­мит­рий Сот­ни­ков фи­ниш­ка ту­гы­зын­чы бу­лып кил­де.

Бы­ел Да­кар ярыш­ла­ры­на 92 йөк ма­ши­на­сы чык­кан иде. Фи­ниш­ка алар­ның 43е ге­нә ки­леп җит­те. Чал­лы­ның "КА­МАЗ-Мас­тер" ко­ман­да­сы өчен дә бы­ел­гы ярыш­лар кат­лау­лы бул­ды. Ма­ши­на­лар ва­тыл­ды, ау­ды, хәт­та ян­гын чы­гу кур­кы­ны­чы да ки­леп чык­ты, әм­ма ле­ген­дар ко­ман­да авыр­лык­лар­ны җи­ңеп, иле­без­гә ка­бат җи­ңү шат­лы­гы алып кайт­ты. "Да­кар-2018"нең 13нче эта­бы Рос­сия ко­ман­да­сы өчен ае­ру­ча ис­тәлек­ле бул­ды: Эду­ард Ни­ко­ла­ев эки­па­жы фи­ниш­ка бе­рен­че бу­лып кил­де. Ай­рат Мәр­ди­ев өчен­че урын­га чык­ты.

" Бы­ел ярыш­лар кат­гый шарт­лар­да уз­ды. Мон­дый ки­е­рен­ке­лек бул­га­нын хә­тер­ләмим, - ди ко­ман­да­га ни­гез са­лу­чы Се­мен Яку­бов. - Шу­ңа кү­рә җи­ңү­нең кыйм­мәте бы­ел ике тап­кыр ар­тык. Өс­тәве­нә бы­ел юби­лей­лар елы: Да­кар­га - 40, "КА­МАЗ-мас­тер"га - 30 һәм без­нең ко­ман­да­ның җи­ңү­е­нә 15 ел. Ла­ек­лы җи­ңү. Ча­гин һәм спорт­чы­лар өчен шат­мын. Бу җи­ңү бы­ел га­дәт­тә­ге­дән дә ки­рә­г­рәк, чөн­ки Сер­гей Ко­го­гин пре­зи­дент­лык­ка кан­ди­дат­ның сай­лау ал­ды шта­бы рәис­тәше, Ча­гин - Вла­ди­мир Пу­тин­ның ыша­ныч­лы зат­ла­ры­ның бер­се".

Җа­нат­ар­лар, иле­без җи­тәк­че­лә­ре "КА­МАЗ-Мас­тер" дан җи­ңү көт­кән иде­ләр. Спорт­чы­лар, ме­ха­ник­лар, штур­ман­нар алар­ның ыша­ны­чын бы­ел да ак­ла­ды­лар. Спорт­чы егет­ләре­без исән-сау Чал­лы­га, га­и­ләләре яны­на кай­тып җит­сен­нәр. "КА­МАЗ-Мас­тер" ко­ман­да­сы шә­һә­ре­без­гә иртәгә кай­тып җи­тер­гә ти­еш.

Зөл­фия ФО­А­ТО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев