Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәйләү остасы Нәзилә

Ба­ла­чак­та ба­ры­быз да урын­дык чи­те­нә уты­рып, ак яу­лык­лы әби­лә­ре­без­нең оек­баш, җы­лы би­я­ләй бәй­лә­гән­нә­рен ка­рап уты­рыр­га яра­та идек. Әби­ем­нең сөй­лә­ү­лә­ре бу­ен­ча, алар дус кыз­ла­ры бе­лән җы­е­лы­шып, бер­сен­нән-бер­се ка­лыш­мас­ка ты­ры­шып, үз­лә­ре­нә ма­тур күл­мәк­ләр, оек­баш­лар, җы­лы өс ки­ем­нә­ре бәй­лә­гән­нәр. Ва­кыт узу бе­лән, ки­бет киш­тә­лә­рен­дә төр­ле­дән-төр­ле ки­ем­нәр бар­лык­ка ки­лү, бәй­лән­гән әй­бер­ләр­не икен­че план­га кү­чер­де...

Ба­ла­чак­та ба­ры­быз да урын­дык чи­те­нә уты­рып, ак яу­лык­лы әби­лә­ре­без­нең оек­баш, җы­лы би­я­ләй бәй­лә­гән­нә­рен ка­рап уты­рыр­га яра­та идек. Әби­ем­нең сөй­лә­ү­лә­ре бу­ен­ча, алар дус кыз­ла­ры бе­лән җы­е­лы­шып, бер­сен­нән-бер­се ка­лыш­мас­ка ты­ры­шып, үз­лә­ре­нә ма­тур күл­мәк­ләр, оек­баш­лар, җы­лы өс ки­ем­нә­ре бәй­лә­гән­нәр.

Ва­кыт узу бе­лән, ки­бет киш­тә­лә­рен­дә төр­ле­дән-төр­ле ки­ем­нәр бар­лык­ка ки­лү, бәй­лән­гән әй­бер­ләр­не икен­че план­га кү­чер­де ке­бек. Лә­кин, бел­геч­ләр әй­тү­ен­чә, мо­да бер урын­да гы­на тор­мый, җир ша­ры ке­бек әй­лә­неп йө­ри, алы­шы­нып то­ра. Шу­ңа кү­рә, бү­ген­ге көн­дә бәй­лән­гән өс ки­ем­нә­ре яшь­ләр­нең ярат­кан брен­ды­на әй­лән­де.
Без­нең шә­һәр­дә дә бер­сен­нән-бер­се ма­тур әй­бер­ләр бәй­лә­ү­че яшь­ләр күп. Нә­зи­лә Габд­рах­ма­но­ва дә шу­лар ара­сын­да. Аның зә­вык һәм сый­фат бе­лән эш­лән­гән әй­бер­лә­ре бер­кем­не дә би­та­раф кал­дыр­мый ши­кел­ле.

- Үзең бе­лән та­ныш­тыр әле, Нә­зи­лә?
-
Үзем мин Чал­лы­да ту­ып үс­тем. Бө­тен ба­ла­ча­гым, үс­мер ча­гым шу­шы шә­һәр­дә үт­те. Мәк­тәп­не бе­тер­гәч тә, баш­ка шә­һәр­гә кү­чеп ки­тәр­гә ашык­ма­дым. Ка­зан Фе­де­раль Уни­вер­си­те­ты­ның Чал­лы фи­ли­а­лы­на укыр­га кер­дем, хә­зер 4 курс­ны тә­мам­лыйм. Мәк­тәп ел­ла­рын­нан ук баш­лап мин иҗ­ти­ма­гый эш­ләр­дә, ул да бул­са - рес­пуб­ли­ка кү­ләм яшь­ләр фо­рум­на­рын­да, "Сә­ләт" яшь­ләр оеш­ма­сы­ның төр­ле про­ект­ла­рын­да кат­на­ша идем. Әле бү­ген­ге көн­дә дә "Сту­дент­лар ли­га­сы­нын" "Тран­с­порт­ный Грант" исем­ле про­ек­ты оеш­ты­ру­чы­ла­ры­ның бер­се мин.

Бәй­ләү исә ми­нем хоб­би. Кеч­ке­нә ча­гым­да әби­ем­нең үз ку­лы бе­лән бәй­лә­гән ашъ­яу­лык­ла­ры­на, шәл­ләр­гә, тас­ты­мал­лар­га гел сок­ла­на идем. Аның бәй­лә­гә­нен игъ­ти­бар бе­лә кү­зә­теп ба­ра, үзе­мә кү­рә өй­рә­нер­гә ты­ры­ша идем. Шу­лай итеп, 12-13 яшь­тә үзем ыр­гак бе­лән бәй­ләр­гә өй­рә­нә баш­ла­дым һәм хә­зер­ге көн­дә дә ыр­гак гел ку­лым­нан төш­ми.

- Бәй­лә­ү­дән баш­ка та­гын бе­рәр кул эш­лә­ре бе­лән шө­гыль­лә­нә­сең­ме?
-
Мин, го­му­мән, тик уты­ра ал­мыйм, ми­ңа һәр­ва­кыт нәр­сә­дә бул­са эш­ләр­гә ки­рәк. Бер тап­кыр ма­тур­лык­ны кү­рү җи­тә, кү­ңел ка­бат-ка­бат шул ма­тур­лык­ка, як­ты­лык­ка тар­ты­ла баш­лый. Бәй­лә­ү­дән тыш мин скрап­бу­кинг, кан­за­ши юнә­леш­лә­рен (лен­та­лар­дан чә­чәк­ләр) ясыйм, би­сер бе­лән дә бәй­лим, би­сер­дан кыз­лар өчен зә­вык­лы би­зә­нү әй­бер­лә­ре эш­лим. Те­гә ге­нә бел­мим, лә­кин өй­рә­нү те­лә­гем бик зур.

Бү­ген бит ин­тер­нет бар. Те­ләк бар икән, бө­тен әй­бер­не дә өй­рә­нер­гә бу­ла. Ан­да фо­то­рә­сем­нәр­дә ге­нә күр­сә­теп кал­мый­лар, ә ви­де­о­лар­да җен­тек­ләп өй­рә­тә­ләр, бик уңай­лы.

- Кем­нән би­рел­гән сә­ләт бу?
- Әйт­кә­нем­чә, әби­ем дә, әни­ем дә бәй­ли. Без га­и­лә­дә 3 ту­ган, ми­нем ике олы апам бар. Лә­кин өче­без­дән бәй­ләү бе­лән үзем ге­нә шө­гыль­лә­нәм. Әни­ем сөй­лә­вен­чә, алар яшь чак­та ба­ры­сы бер­гә җы­е­лы­шып шәл­ләр бәй­ләп кич утыр­ган­нар. Хә­зер ан­дый го­реф-га­дәт­ләр юк ди­яр­гә дә бу­ла, шу­лай да мин кич­лә­рем­не бәй­лә­ү­гә ба­гыш­лыйм.

- За­каз­лар ка­бул итә­сең­ме?

- Баш­та за­каз­га бәй­ләр­мен дип гел уй­ла­ма­ган идем. Бе­рен­че үр­нәк­лә­рем­не үзе­мә бәй­лә­дем, бе­раз кул шо­ма­ра төш­кәч, әти-әни­е­мә, апа­ла­ры­ма, ту­ган­нар­га төр­ле әй­бер­ләр бәй­ләп бү­ләк итә баш­ла­дым. Ә ин­де то­ра-ба­ра, шул бәй­лә­гән әй­бер­лә­рем бе­лән дус­лар, та­ныш­лар кы­зык­сы­на баш­ла­ды. Са­ра­фан­лы ра­дио иң ях­шы рек­ла­ма дип әй­тә­ләр бит, ул чын­нан да бик дө­рес сүз­ләр. Та­ныш­ла­рым аша, алар­ның та­ныш­ла­ры кы­зык­сы­на, алар­га да бәй­ләп би­рү­ем­не со­рый баш­ла­ды­лар. Ә хә­зер­ге за­ман­да ин­тер­нет, шу­лай ук, рек­ла­ма өчен иң ку­лай урын. Бәй­ләү үр­нәк­лә­рем­не үзем­нең "Вкон­так­те" да­гы шәх­си би­те­мә элә баш­ла­гач, хәт­тә баш­ка шә­һәр­ләр­дән дә за­каз­лар ки­лә баш­ла­ды, алар­ны да ка­бул итәм.

- Бер за­каз­га күп­ме ва­кыт са­рыф ите­лә?

- Төр­ле­чә бу­ла, яса­ган әй­бер­нең кү­лә­ме­нә ка­рап, бе­рен­че чи­рат­та. Лә­кин кү­ңел би­реп бәй­лән­гән ки­ем­нәр бик тиз эш­лә­нә. Мә­сә­лән, кеч­ке­нә ба­ла­лар­га пи­нет­ка­лар­ны, шап­ка­ны бер кич­тә бәй­ләп бе­те­рәм. Ул бит, шу­лай ук, ва­кыт эше, кул ос­тар­ган, шо­мар­ган са­ен тиз­рәк бәй­ли баш­лый­сың.

- Бү­ген­ге көн­дә бәй­лән­гән өс ки­ем­нә­ре яшь­ләр ара­сын­да мо­да­да­мы? Бу шө­гы­лең­не әби­ләр шө­гы­ле дип әй­тү­че­ләр юк­мы?

- Әйе, ми­нем­чә, бәй­лән­гән әй­бер­ләр бер­кай­чан да мо­да­дан чык­мас ул. Хә­зер бит ки­ем ди­зай­нер­ла­ры да күп, ке­ше­ләр ки­бет­ләр­дән алу­га ка­ра­ган­да, үзе тек­кән ке­ше­ләр­дән алу­ны ку­лай кү­рә. Мо­ны мин шу­лай ук, за­ман шау­кы­мы­дыр дип ка­бул итәм. Яшь­ләр хә­зер­не зә­вык­ны гы­на өс­тен ит­ми, ә сый­фат ягы­на да бик та­ләп­чән ка­рый­лар. Шу­ңа кү­рә, әби­ләр за­ма­ны дип әйт­кән­нә­ре юк, ки­ре­сен­чә, хуп­лый­лар. Са­тып ал­ган ке­ше­ләр­дән дә ба­ры тик уңай фи­кер­ләр ге­нә ише­тер­гә ту­ры кил­де әле­ге ка­дәр. Ал­да әй­тү­ем­чә то­вар сый­фат­лы бу­лыр­га ти­еш.

- Үзең күб­рәк нәр­сә­ләр бәй­ләр­гә яра­та­сың?
- Ба­ла­лар өчен бик те­ләп бәй­лим. Мә­сә­лән, апам­ның бә­лә­кәч­лә­ре­нә ком­би­не­зон­нар, коф­та­лар, баш ки­ем­нә­ре, пи­нет­ка­лар ясап бү­ләк ит­тем. Шу­лай ук, күл­мәк­ләр бәй­ләр­гә яра­там. Ул бит фан­та­зи­я­не дә эш­кә җи­ңә, бер күл­мәк икен­че­сен­нән ае­ры­лып то­ру­ын те­ли­сең, нин­ди­дер яңа би­зәк­ләр өс­ти­сең. Го­му­мән, мин якын­на­рым­ны үзем­нең кул эш­лә­ре бе­лән сө­ен­де­рер­гә яра­там.
- Бил­ге­ле ин­де, бәй­ләү өчен то­тыл­ган җеп, энә­ләр һәм баш­ка әй­бер­ләр­нең дә бә­я­лә­ре ар­зан тү­гел. Сат­кан оч­рак­та чы­гым­нар кап­ла­на­мы?
- Әйе дө­рес­тән дә, ул әй­бер­ләр бер­се дә ар­зан тү­гел, лә­кин чы­гым­нар кап­ла­на. Шу­ны­сын да әй­тә­сем ки­лә, баш­ка кул эш­лә­ре бе­лән шө­гыль­лә­нү­че­ләр­не дә кү­зә­теп ба­рам һәм алар­ның куй­ган юга­ры бә­я­лә­ре­нә шак­ка­там кай­чак­та. Мин алар бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да 2-3 тап­кыр­га ар­зан­рак ку­ям. Ар­зан әй­бер сый­фат­сыз ди­гән сүз тү­гел әле. Го­му­мән, мин бит бәй­ли баш­ла­ган­да да ак­ча эш­ләү өчен тү­гел, ә кү­ңе­лем та­ләп ит­кән өчен баш­ла­дым.
- Мас­тер-класс­лар үт­кәр­гә­нең юк­мы?
- Мо­ның ту­рын­да уй­ла­ган бар һәр бер ге­нә тап­кыр да тү­гел. Та­ныш­ла­рым ара­сын­да да: "Өй­рәт әле без­не дә, без­нең дә шу­лай бәй­ли­се ки­лә", - дип со­рау­чы­лар бар, лә­кин һа­ман тә­вәк­кә­ләп бул­мый. Бәл­ки якын ки­лә­чәк­тә аны­сы да бу­лыр.

- Әң­гә­мәң өчен рәх­мәт, Нә­зи­лә.





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев