Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Бәйрәм белән, гүзәл затлар!

    Игътибарсызлыгым (бәлки артык игътибарлылыгым) аркасында, беркөн автобуста барганда, бер ханымны үпкәләттем. Шактый кабарынкы корсагына ымлап: - Сез бик бәхетле. Әйләнә-тирәдәге бөтен кыз-кыркын сезгә көнләшеп карый, - дидем ихлас елмаеп. Минем сүздән соң ханым як-ягына каранып алды. Йөзеннән елмаю качты. Бит алмалары кызарды һәм, ниһаять, кара төскә керде. - Хайван! -...

    Игътибарсызлыгым (бәлки артык игътибарлылыгым) аркасында, беркөн автобуста барганда, бер ханымны үпкәләттем. Шактый кабарынкы корсагына ымлап:

    - Сез бик бәхетле. Әйләнә-тирәдәге бөтен кыз-кыркын сезгә көнләшеп карый, - дидем ихлас елмаеп.

    Минем сүздән соң ханым як-ягына каранып алды. Йөзеннән елмаю качты. Бит алмалары кызарды һәм, ниһаять, кара төскә керде.

    - Хайван! - диде ул тешен кысып һәм көрәк кадәр учы белән минем яңакка чылтыратты.

    Нинди гаебем бар?! Мин аны йөкле дип уйлаган идем бит... Әйе, үпкәләде. Хатын-кызлар, гомумән, бик нечкә күңелле, тиз үпкәләүчән җан ияләре инде алар. Бер-бер ялгыш гамәл кылып, аларның хәтерен калдырмас өчен, иратлар берөзлексез баш вата. Менә тагын 8 Март бәйрәме якынлаша. Нәрсә бүләк итәргә соң хатынга? Бизәнгечләрне яки кием-салымны үзләреннән башка алу - мәгънәсезлек. Иманым камил, бүләгең хәтәр матур, моданың соңгы "чиелдавы" булса булсын, ләкин ул хатыныңа ошамаячак! Йорт кирәк-ярагы алып кайтасаң да, "үзең теләгән нәрсәне алырсың" дип кулына акча тоттырсаң да шул ук хәл булачак. "Син моны болай да эшләргә тиеш идең! Башка хатыннарның ире кебек елга бер тапкыр бүләк тә бирә белмисең инде", - дип, елап ук җибәрәчәк.

    Аларга рәхәт. 23 февральгә бер трусик яки бер пар оекбаш алып кайтып тоттыралар да вәссәлам! Алар да зур чыгымнардан котыла, без дә канәгать. (Иренә ни кирәген ничек белә диген әле син аны! Ул оекбашларның, чынлап та, һәрвакыт кирәге чыга. Аяк тырнагын кисәргә иренеп йөргәч, кибет оекбашлары баш бармак турыннан бик тиз тишелүчән бит).

    Һәм безне, ир затындагыларны, алар "көчле зат" дип йөртә. Безгә шул җитә кала. Әй, борынны чөябез инде шушы сүзне ишеткәч. Күкрәк киереп, буй җитмәгән нәрсәгә үрелгән булабыз, кулдан килмәгән эшләрне башкарырга алынабыз. Ә бит аларның безне "көчле зат" дип атауларының төп максаты бөтенләй башкада. Бу һич кенә дә "сез физик яктан да, рухи яктан да безгә таяныч" дигәнне аңлатмый. Безне алдап, үзләренең коллары иттеләр хатын-кызлар.

    Чынлыкта, бөтен тормыш-көнкүрешкә алар хуҗа! Ирләр, туган көннән башлап вафатына кадәр аларның күзәтүе астында. Якты дөньяга чыгып, беренче аваз салуыңны иң беренче кем күрә? Акушер хатын-кыз һәм әниең! Тәпи йөреп, телең ачылганчы кем кул астында гомер кичерәсең? Әниең кул астында. Ул сине иркәли, назлый, күкрәк сөтен имезә.

    Шифаханәдә кемнәр эшли? Кем синең бөтен сереңне, чиреңне, кимчелегеңне белеп тора? Табиблар. Ә алар кем? Хатын-кызлар! Укытучыларның да 99 проценты, әлбәттә, хатын-кыз. Безнең нәрсә өйрәнүебезне, ни дәрәҗәдә белемле булуыбызны алар хәл итә. Кибетләрдә сатучы булып кем утыра? Хатын-кыз! Алар безнең нәрсә сатып алуыбызга хәтле контрольдә тота! Эшли башлагач, хезмәт хакларын кем бирә? Әйе, бухгалтер. Алары да хатын-кызлар.

    Үсеп җиткәч, гаилә корырга кирәк. Күңелеңә ошаган чибәркәйне сайлап аласың да өйләнәсең. Һе, ир-атлар шулай дип уйлый. Хыялларны бер читкә куеп, җиргә төшик инде. Чынлыкта алар безне сайлый бит. Алар теләмәсә, син хет кырыкка өзел, шартла, гаилә кора алмыйсың!

    Әти-әниләре картая башлагач, мәңге алар җилкәсенә генә таянып яшәү мөмкин түгеллеген төшенеп, үзләренә "таяныч" сайлап алалар хатын-кызлар. Һәм, "Син - минем терәгем, син - көчле зат, син мине ашатырга, киендерергә, бөтен кирәк-ярак белән тәэмин итәргә тиеш, ә мин сиңа шуның өчен бәби алып кайтып бирәм", - дигән булып, безнең зиһенне томалыйлар. "Мин чынлап та дөньяның кендегедер инде, шулай ди бит, нәсел дәвамы бүләк итте", - дигән уй безне, ирләрне коллыкка этәрә. Һәм шунысы гаҗәп, безгә башка юлны сайлау мөмкин дә түгел! Кирәге дә юк кебек!..

    "Нәсел дәвамы бүләк итә" дигәннән... Бүләк булгач, син аны үзең теләгәнчә файдаланырга хокуклыдыр бит инде. Балаңны үзең теләгәнчә тәрбияләп, ашатып, киендереп, укытып кара әле син! Бирер сиңа хатының мондый хокукны, көтеп тор! Гаиләдәге тавышның зур күпчелеге шушы "бүләк" аркасында чыга да инде. Һәм хатын-кызның күз яшьләренә яшеренгән мәкере һәрвакыт җиңеп чыга! Хәтта 250 процентка хаклы икәнлегеңне белгән очракта да (ышан, аны хатының да белә), син акны - кара, караны ак дип әйтергә мәҗбүрсең. Алай гынамы?! Бик зур гөнаһ кылган кебек, көннәр-атналар буе гафу үтенеп йөриячәксең әле. Ул сине бераздан гафу итәчәк, билгеле. Затлы бүләк яки күп итеп акча алып кайтып бирсәң!..

    Минем мондый тупас шаяртуыма ачуланмагыз, гүзәл затлар. Бәйрәм белән, якынлашып килүче 8 Март белән! Тормышыгыз шатлык белән тулсын, якын кешеләрегез сезнең кадерегезне белеп яшәсен. Без сездәй гүзәл затлар алдында баш иябез. Имәслекмени? Сез бит гаилә учагын сүндермичә, безне, "көчле зат"ларны иркәләп-назлап тәрбиялисез. Һәм, ниһаять, сез безгә нәсел дәвамыбыз буласы балаларны бүләк итәсез. Ничек инде сезгә рәхмәтле булмаска?!

    Амур ФӘЛӘХ.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: