Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәм килә безгә

12 июнь-Россия көне. Шул уңайдан Яр Чаллыда күп чаралар үткәрелә. Җиңү паркында 16.00 сәгатьтә шәһәр иҗат коллективлары катнашында "Славян күңел ачулары-2016" исемле чара башлана. Анда уеннар, җыр-бию, бәйгеләр һәм башка күңел ачу чаралары була. Ярминкә оештырыла. Шулай ук ГЭС бистәсенең Ял һәм мәдәният паркында 16.00 сәгатьтә "Минем Россиям- җырда һәм...

12 июнь-Россия көне. Шул уңайдан Яр Чаллыда күп чаралар үткәрелә.

Җиңү паркында 16.00 сәгатьтә шәһәр иҗат коллективлары катнашында "Славян күңел ачулары-2016" исемле чара башлана. Анда уеннар, җыр-бию, бәйгеләр һәм башка күңел ачу чаралары була. Ярминкә оештырыла.

Шулай ук ГЭС бистәсенең Ял һәм мәдәният паркында 16.00 сәгатьтә "Минем Россиям- җырда һәм эшләрдә" дигән үзешчәннәр чыгышыннан торган программа тәкъдим ителә.

Сидровка паркында «Энергетик» мәдәният сарае иҗат коллективлары 16.00 сәгатьтә бәйрәм концерты куялар.

Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханә Россия көненә багышланган күргәзмә тәкъдим итә.

Мәйданда 18.00 сәгатьтә Россия көне уңаеннан зур концерт була.Анда Чаллының иң популяр һәм талантлы сәнгат коллективлары, танылган артистлары чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев