Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәйрәм көннәренә һава торышы

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән көчле яңгыр көтелә. Яңгыр көн буе явачак. Республиканың аерым районнарында яшен һәм яшен вакытында көчле җил чыгуы ихтимал. Көчәйгән вакытта көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк. Татарстанда...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән көчле яңгыр көтелә. Яңгыр көн буе явачак.

Республиканың аерым районнарында яшен һәм яшен вакытында көчле җил чыгуы ихтимал. Көчәйгән вакытта көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк.

Татарстанда көндезге максималь һава температурасы - +17..+22, көньяк районнарда +25 градус җылы булачак.

Иртәгә 30 августа шулай ук көндез яңгырлар явачак. Кайбер районнарда ул көчле, койма булыр, дип фаразлый синоптиклар.

Һава температурасы 19-20 градус җылы булачак.

Ә инде 31 е көнне җылыта башлый яңгырлар туктый. 1 сентябрь- Корбан бәйрәме һәм Белем көнендә һава шатлары бик яхшы булыр, дип көтелә:

көн кояшлы һәм температура +23-+25 градус чамасы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев