Шəhри Чаллы

Бәйрәмдә табиблар ничек кабул итә?

Чаллы табибларының бәйрәм көннәрендә авыруларны кабул итү графигы расланды. 5 мартта шәһәр шифаханәләрендә дежур табиблар шимбә көн графигы буенча эшли. 6-7 мартта исә шифаханәләр авыруларны кабул итми. 8 мартта барлык шифаханәләрдә дә дежур табиблар-терапевтлар, гомуми практика табиблары һәм педиатрлар 9дан 14 сәгатькә кадәр эшли. Процедура һәм бәйләү бүлмәләре дә шул...

Чаллы табибларының бәйрәм көннәрендә авыруларны кабул итү графигы расланды. 5 мартта шәһәр шифаханәләрендә дежур табиблар шимбә көн графигы буенча эшли. 6-7 мартта исә шифаханәләр авыруларны кабул итми.

8 мартта барлык шифаханәләрдә дә дежур табиблар-терапевтлар, гомуми практика табиблары һәм педиатрлар 9дан 14 сәгатькә кадәр эшли. Процедура һәм бәйләү бүлмәләре дә шул ук тәртиптә авыруларны кабул итә. 13 сәгатькә кадәр табибларны өйгә дә чакырырга мөмкин.

Колак-тамак авырулары һәм күз табиблары 8 мартта өлкәннәрне 5нче шәһәр хастаханәсендә, балаларны Кама медицина үзәгендә тәүлек буена кабул итә.

Шул ук көнне өлкәннәргә 2нче теш дәвалау шифаханәсендә, кечкенәләргә 1нче балалар теш дәвалау шифаханәсендә кичектергесез медицина ярдәме күрсәтеләчәк.

Хастаханәләргә килгәндә алар тәүлек әйләнәсе эшли.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: