Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәйрәмнәрдә дөрес тукланыгыз!

Майлы, ысланган ризыкларны чама белеп ашагыз, күбрәк яшелчәләргә өстенлек бирегез" ди табиб-терапевт Илгизәр Хөснетдинов. Яңа ел бәйрәмнәре якынлашкан көннәрдә без аның белән очрашып шушы хакта сөйләшергә булдык.

- Илгизәр Рөстәмович, безне тылсымлы Яңа ел төне, аннары ун көнгә якын Яңа ел яллары көтә. Ничек итеп бәйрәм табыннарын бе кыенлыксыз җиңеп чыгарга?

- Иң матур, могҗизалы бәйрәмнәрнең берсе ул Яңа ел! Күпләр бу вакытта дусларын, туган-тумачаларын, якыннарын бергә бәйрәм итәргә чакыра, кунак җыя, үзләре кунакка юллана... Көтмәгәндә, уйламаганда кунаклар килеп чыкса дип, уңган хуҗабикәләр мул итеп салатлар ясый, духовкага тавык-казын куя, шәраблар да онытылмый. Беркемнең дә якыннары, дуслары алдында йөз кызартасы килми. Шуңа күрә ризыклар мул, кәеф яхшы була.

Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кунак кабул итәргә әзер хуҗалар еш кына ризыкларны саклау сроклары турында онытып җибәрә. Бәйрәм табынының куркынычы да менә шунда.

Яңа ел табынына әзерләнгән ризыклар төрле-төрле була бит инде: ит, ысланган ризыклар, мул итеп салып эшләнгән салатлар, тортлар... Боларның без һәрберсен аз-азлап булса да тәмләргә тырышабыз. Һәм бу хәл берничә сәгать буена дәвам итә. Ә безнең организмыбыз әзерме соң бу кадәр ризыкны эшкәртергә?

Бу вакытта иң авыр эшне ашказаны асты бизе башкара. Күпләп ашалган ризыкларны эшкәртергә теләп ул тиешле күләмдә ашказаны асты согы бүлеп чыгарырга тырыша. Тик еш кына бу эшне ахырына кадәр башкарып чыга алмый: азактан ашказаны асты бизе ялкынсына һәм үз-үзен эшкәртә башлый. Бу - куркыныч хәл. Яңа елда иң еш очрый торган хәлләрнең берсе бу.

Шунысын онытмагыз - ашказаны асты бизе эчендә углеводларны һәм шикәрне эшкәртә торган тагын бер биз бар. Әгәр торт, төрле компотлар, татлы сутларны чамасыннан артык күп куллансагыз, бу биз дә кискен ялкынсыначак. Шушыларның барысы янына аракы, шәрабларны, газлы эчемлекләрне дә кушсак, сәламәтлегегезнең какшавын көттә тор. Җитмәсә өстәл артында озак утырулар эч катуга үз өлешен кертәчәк.

Нишләргә? Һәрнәрсәдә чама белергә кирәк, дусларым. Яхшы кәеф, гәүдә җиңеллеге, тазалык булганда гына бәйрәм үзенең тылсымлы яклары белән сөендерер.

Рәшит Фәтхуллов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев