Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Чәчәк ат, Чаллым!»

Алты яшьлек Эльвина Мирзаянова чәчәкләр бәйрәменә беренче тапкыр килгән һәм бик яратып төрле урыннарда фотога төшкән. Ә менә аның әнисе Светлана һәм әбисе Раушания ел да бирегә килә икән.

Алар быелгы экспозицияләрнең Чаллының истәлекле, иң матур урыннарын чагылдыруын ошаткан, халыкның күп булып килүенә гаҗәпләнгән. «Мин үзем балалар бакчасында эшлим. Быелгы бәйрәмгә минем дә өлешем керде – Мамадыш районының камышларын җыеп алып килдем. Бер машина! Су буена төшеп, яшел сабакларын гына кисеп алдык, ирем булышты. 160 километр ара үткән камышларны саклап кына китердек, кичтән үк бакчага кертеп, суга утыртып куйдык», – дип сөйләде Раушания ханым.

«Акварель – 2022» фестиваленә килүчеләрне «КамАЗ», «түбәтәйле бина», «дельфинарий», «хакимият бинасы»,«Элеватор тавындагы Сабан туе» каршы алды. Бу композицияләрне «Чәчәк ат, Чаллым!» темасы берләштерде. «Электротехниклар» идарә итү компаниясе хезмәткәрләре халыкта «Түбәтәй» дип йөртелгән түгәрәк бина макетын киндергә меңьяфрак һәм тигәнәк ябыштырып ясаган. Янында топиар, ягъни ясалма чирәм белән капланган зур гына иминлек күгәрчене сыны да бар. Шәһәрдәшләребез соклануын яшерми, үзара «бигрәк матур» диешә, биредә фотога төшә. Компаниянең яшелләндерү буенча инженеры Ксения Бусыгина әйтүенчә, мондый сыннар ясау – бик вак, күп тырышлык таләп итүче эш. «Күрәсезме, куллар канап бетте: әрекмән энәсе сыдыра, меңьяфрак аллергия бирә – тире кычыта, кызара, ялкынсына. Тик бу үсемлекләр эш өчен иң уңайлысы – яхшы ябыша, җилдә кубып төшми, озак вакыт үз формасын саклый. Һәм бәйгенең төп таләбенә туры килә – композициянең 70 проценты табигый материалдан булырга тиеш. 20ләп кеше ике атна баш күтәрми эшләдек. Чаллы янындагы кырлар, бакча яннары калмады тигәнәк эзләп, дистәдән артык капчык җыйдык. Ә меңьяфракны елга яннарыннан эзләдек, аның безгә яшеле кирәк иде. Аннары бөртекләп ябыштырдык. Катнашу елдан-ел катлаулырак, чөнки кабатланасы килми. Бәйрәм кунакларын «аһ» иттерәсе килә. Тырышлыгыбыз бәяләнер, җиңү яуларбыз дип өметләнәбез», – дип сөйләде белгеч.

Ремжилстрой идарә итү компаниясенең «Очрашу урыны» дип аталган композициясе янында туктаучылар: «Бу бит минем балачагымдагы сәгать!» дип гаҗәпләнә. Дистә еллар элек Чаллының «Райисполком» тукталышында торган сәгатьле фигураны бәйрәмгә меңьяфрактан ябыштырып ясаганнар. 

 «Мәхәллә» идарә итү компаниясе эшен «Камаз-Мастер» командасына һәм Париж-Дакар ярышларына багышлаган. Данлыклы машина комлыктан бархатцы чәчәкләре белән капланган Эйфель манарасына таба очып чыга сыман. Ә арбасында – чәчәкләр. Бирегә килүчеләр спортчыларның быелгы чын кубогын да күрә, спортчыларның картоннан ясалган сыннары янында фотога да төшә алды. Компания белгече Альбина Кыямова әйтүенчә, фестивальнең төнгә кадәр дәвам итүен күздә тотып, караңгыда сыннарны яктыртканнар. Композициянең тәэсирен «КамАЗ»ның алгы тәгәрмәчләре әйләнеп торуы һәм шәһәрдәшләребез турындагы «Мастер» сериалындагы музыка ишетелеп торуы көчәйтә.

Автозавод идарә итү компаниясендә исә «түбәтәйле бина»ны ак кашкарыйлар белән каплаганнар. Янәшәдә – шәһәребез гербын хәтерләткән җилкәнле көймә. Аның тирәсендәге «су» да шулардан ясалган. «Барысы 400ләп төп чәчәк кулландык. Чүлмәктә утырганнарына сулмасын өчен өч сәгать саен су сибеп торабыз. Бәйге комиссиясе тикшергәннән соң фигуралар янына кереп фотога төшәргә рөхсәт итәчәкбез. Узган еллардагы тәҗрибә буенча беләбез – гадәттә кешеләр сак йөрергә тырыша», – ди компания хезмәткәре Равил Гузаиров.

Күргәзмәдәге бер композициядә костюм кигән кияү белән ак күлмәкле кәләш тә утыра иде. Аларны күрүчеләр аптырап: «Тере кешеләрме соң бу, манекенмы?», «Бәйрәм өчен генә киенгәннәрме, әллә гаилә коручы чын пармы?» кебек сораулар бирде. Андрей һәм Ирина Ивановлар елмаеп җавап бирә: «Әйе, чынлап өйләнешәбез. Икебез дә шушы «Формула дома» компаниясендә эшлибез. Туебыз – бүген кич, аны шушылай үзенчәлекле итеп үткәрергә булдык. Бәйрәмебезгә кунак итеп бар шәһәрдәшләребезне чакырдык», – дип шаярталар. Чаллыда кияү белән кәләшләрнең җиде күперне узу йоласы бар, шуңадыр композициядә чын күпер дә тора. Ә күргәзмә белән танышырга шәһәр мэры Наил Мәһдиев килгәч, кәләш, туйдагыча итеп, букетын бәйрәмгә килүчеләргә ыргытты.
Фестивальдә маскарад костюмнары бәйгесенә дә йомгак ясалды. Финалда балалар төрле чәчәкләрне киемнәрендә чагылдырырга, үз образын якларга тиеш иде. Газетабызның дусты Таңсылу Ганиева 7 яшьтән 14 яшькәчә катнашучылар арасында «тузганак» костюмы белән икенче урынны яулады. Аның мамыкка охшатып ясалган баш киеме бик үзенчәлекле иде. «Эчендә – түбәтәй. Аңа пластик таяклар беркеттек, таякларга каурыйлар ябыштырдык. Образны бөтен гаиләбез, туганнарыбыз, сыйныф җитәкчебез белән бергә уйлаштык. Тузганакның башта яфрак ярып, аннары сары чәчәк, аннары мамыклы чәчәк булып, аннары орлыгын очырып, әби-бабай булып гомер итүен әкият итеп әзерләдек», – ди әнисе Резидә Ганиева.

Нәтиҗәләр

Фестиваль кысаларында шәһәрне төзекләндерү, яшелләндерү һәм чәчәкләр белән бизәү буенча үткәрелгән бәйге нәтиҗәләре дә билгеле булды. «Чәчәкләрдән күләмле композиция» номинациясендә торак-идарә компанияләре арасында беренче урынны «Мәхәллә», икенче урынны «Челныстройремонт», өченче урынны «Жилкомсервис» компанияләре яулады. Шәһәр оешмалары арасында беренче урын мәгариф, яшьләр белән эшләү, сәламәтлек саклау, мәдәният идарәләренә, икенче урын шәһәрнең мәдәният һәм ял паркына, өченче урын «Идел буе экология компаниясе»нә бирелде. «Чәчәкләрдән картина» номинациясендә беренче урынга 4нче  «Веселинка» балалар бакчасы, «Чәчәкләрдән колонна, арка» номинациясендә муниципаль учреждениеләр арасында Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат, бакчачылар арасында «Яр буе», «Мәләкәс аръягы», «Сидоровка», «Иске Чаллы» ТИҮләре яулады.

ФОТОГАЛЕРЕЯ МОНДА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев