Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чәчәк эчендәге йорт - ФОТОЛАР

«Кем нәрсә таба, нәрсә сатып ала – барысын да участокка ташыдык», - ди йорт өчен җаваплы Гүзәл Асарова.

Җәй җитүгә күпләр йорт тирәләрен, бакчаларын, өй алларын матурлый башлый, гөлбакчага әйләндерә. Үз куллары белән гөл-чәчәкләрдән матурлык тудыручы, кешеләргә гүзәллек бүләк итүчеләрнең күңеле дә матур буладыр. Чәчәкләр күңелдә шатлык, сөенеч уята, гүзәллек күзне иркәли, җанга рәхәтлек бирә. Шәһәрнең 36нчы комлексындагы гөлбакчаны күреп кайткач, мин моңа тагын бер кат инандым. 

36/6/2 йорты ишегалды шау чәчәккә күмелгән. Әлеге матурлыкны булдыруда башлап йөрүче һәм саклап-карап торучы – йорт өчен җаваплы ханым Гүзәл Асарова. 

– Без бирегә 2010 елда ук күченеп килдек. Һәм 2011 елдан йорт территориябезне шулай матурлый башладык. Күбесенчә күршем белән икәү йөрибез инде. Ул елларда подъезд төбендә генә искиткеч матур булып жасмин чәчәге ата иде. Шулай берсендә күршем белән урамга балалар белән йөрергә чыктык. Һәм ташландык җирдә мальваның чәчәк атканын күрдек, тиз генә көрәк алып килдек тә, үзебезнең ишегалдына утыртып куйдык. Ул елны үсеп китә алмадылар, ә икенче елны исә матур итеп чәчәк аттылар. Чәчәкләребез шулай матур булып торгач, башка җиргә дә утыртасы килде. Аннары шулай китте инде, кем нәрсә таба, нәрсә сатып ала – барысын да участокка ташыдык, – дип сөйли 36/6/2 йорты өчен җаваплы Гүзәл Асарова.

Барысы да җиңел генә бармый, бөтен кеше дә эшләргә дә атлыгып тормый. Әңгәмәдәшемнең сүзләренә караганда, алар хәтта үткән-сүткән кешегә дә мөрәҗәгать итеп, алардан җир казыталар.

– Безнең йорт сигез подъездлы. Аларның һәрберсендә подъезд өчен җаваплы кеше бар. Һәркайсының үз чәчәклеге. Подъездда яшәүчеләр чәчәкләрне карап торырга, су сибәргә тиеш. Кемдер нәрсәгәдер җитешми икән, бер-беребезгә ярдәм итәбез. Әйтик, кайбер подъездда карап торучы юк, без үзебез килеп эшлибез. Ә 8нче подъезд турында аерым әйтәсем килә. Ул якны бер ир-ат карап тора. Ул, гомумән, безнең йортта яшәми. 8нче подъездда аның кызы белән оныгы яши. Ул шул оныгы өчен чәчәкләр утыртып йөри. Ул күрше йортта дворник булып эшли, 35нче комплекста яши, 36да чәчәк утырта. Могҗиза! Нинди генә чәчәкләре юк! – дип дәвам итә әңгәмәдәшем. 


Әлеге ир-ат Павел Максимов исемле икән. Аны бөтенесе дә дядя Паша дип йөртәләр. Без барганда ул 36/6/5 йорты территориясендә көндәлек эшләрен башкарып йөри иде. Үзе эшләгән йорт тирәсендә дә чәчәкләр утырткан.
– Матурлыкны яратам мин. Нишләп әле чәчәк утыртмаска?! – дип тыйнак кына әйтеп куя Паша абый. 
Сүзгә 36/6/5 йорты өчен җаваплы Роза Манкеева кушыла:  

– Ул шундый безнең: бик сабыр, тыныч. Аның белән көн саен йорт тирәсен карап торабыз. Чәчәкләргә суны көн аралаш сибәбез. Балалар да ярдәм итә. Минем йорт тирәсендә эшләп йөргәнемне күргәч, йөгерә-йөгерә киләләр. 

2010 елда бирегә күченеп килдем мин, шуннан бирле йорт өчен җаваплы. Әкрен генә чәчәкләр утырта башладык. Хәзер йортта яшәүчеләр үзләре үк чәчәк орлыклары яисә үсентеләре чыгарып бирәләр. Без берсен дә әрәм итмибез. Бүген территориядә дистәләгән төр чәчәк, каен, өрәңге, миләш, чыршы агачлары да үсә. Йортыбызда яшәүчеләр барысы да соклана, хәтта олы ир-атлар да яныма килеп: «Роза апа, бигрәк матур инде бездә! Күңелләр күтәрелә», – дип килеп әйтәләр. Безнең бит апрель ахырында иң беренче лалә чәчәкләре ата, аннары нарцисслар, ирислар, соңыннан пионнар, лилияләр чәчәк ата башлый, – дип сөйли ул. 

Кабат 36/6/2 йорты ишегалдына керәбез. Биредә үзеңне питомникка эләккән кебек хис итәсең. Нинди генә чәчәк юк бит! Әле араларында ник бер чүп булсын!

– Баштан бер подъезд тирәсен матурлап карадык, аннары икенчесен, өченчесен... ЖЭК ярдәме белән кара җир кайтарттык, аннары чәчәкләр утырта башладык. Аллаһка шөкер, йортыбызда яшәүчеләр матурлыкны күрә дә, саклый да белә. Без хәтта яңа гына күченеп килүчеләргә дә үзебезнең кагыйдәләрне аңлатабыз: бездә чүп ташларга, чәчәк өзәргә ярамый. Шунысы бар: яңа гына күченеп килүчеләр: «Башта сезнең ишегалдын ошаттык, аннары подъезд тирәсен, соңыннан гына фатирны», – диләр. Быел әле йортта яшәүчеләр белән акча җыелып, питомниктан чыршылар да алып кайтып утырттык, – дип сүзен дәвам итә Гүзәл Асарова.

– Грантлар, конкурсларда да катнашабыз һәм гел беренче урыннар алабыз. Әйтик, 2021 елда ТОСларның шәһәркүләм проектлар конкурсында катнаштык. Анда җиңеп чыккан акчага балалар мәйданчыгында спорт элементлары урнаштырдык. 2023 елда исә «Иң яхшы ТОС» исемен алдык һәм 1 млн сум акча оттык. Әлеге акчага балалар мәйданчыгы урнаштырачакбыз. Аны тантаналы ачу август аена планлаштырыла, – ди әңгәмәдәшем. 

Күпме хезмәт, көч сарыф ителгән монда. Ә бит ишегалдында эшләп йөргән өчен аларга бер тиен дә акча түләнми, бу бары тик йортта яшәүчеләрнең активлыгы. 

– Безнең WhatsAppта үз төркемебез бар, анда бөтен яңалыкларны бүлешәбез, – ди әңгәмәдәшем. 

36/6/2 йортында яшәүчеләр, үзләре акча җыеп, периметр буенча видеокамералар да урнаштырганнар. Шулай ук һәр подъездда «Акыллы домофон» тора.

– Тәртип бездә, чәчәк өзүчеләр юк, йортта яшәүче балалар да тәртипле, алар матурлыкны саклый белә. Үзебез яшәгән йортны бик яратам. Каядыр барсам да, тизрәк үзебезгә кайтасы килә. Монда һавасы да икенче, – ди Гүзәл ханым.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: матурлык