Чәкчәк биреп җырчы Гүзәл Әхмәтованы елатты
Оста куллы Зәһинә Гәрәева белән әңгәмә оештырдык.
Зәһинә Гәрәева күчтәнәче белән Башкортостанның атказанган артисты Гүзәл Әхмәтованы елата язды. Пятачок концертында аңа сәхнәдә үзе әзерләгән чәкчәк тапшырды ул. Легендар «Сау, булыгыз, ак каеннар!» җырын башкарганнан соң тамашачы Гүзәлне көчле алкышларга күмде – сагынганнар. Зәһинә апаның сүзләре, чыннан да, бөтен зал исеменнән әйтелгәндәй булды: «Бүгенге концерт безне яшьлеккә алып кайтты. «Шәһри Чаллы» проекты гомерле булсын иде. Бәләкәй генә, энҗе бөртеге кебек Гүзәлгә бүген күчтәнәчемне тапшырасым килә. Иҗатыгызны да, үзегезне дә яратам». «Чаллы, хәзер елатасыз!» – диде Гүзәл, күңеле тулып. Без исә оста куллы шәһәрдәшебез белән сезне якыннанрак таныштырырга булдык.
Зәһинә Гәрәева тумышы белән Ютазы районы Салкын Чишмә авылыннан. Гомәр Бәширов белән Сара Садыйкова иҗат иткән «Җидегән чишмә» җырында нәкъ аларның чишмәсе турында сүз бара икән. Исемен аңа әбисе кушкан. Колхоз рәисе булып эшләгән, абруй казанган авылдашы Зәһинәгә багышлап. Үсеп, шәһәргә килгәч, рус кешеләре танышканда исемен һич истә калдырмый, я бозып әйтә башлагач, әнисенә үпкәсен белдергән вакытлары да булган кызның. «Үз балаларыма төрләндерми торган исем кушарга кирәк, дидем. Улларыбызга Булат белән Раил дип исем бирдек», – ди шәһәрдәшебез. Тормыш иптәше Рәзил –Актаныштан. Аның белән Чаллының ял йортында танышканнар.
Һөнәре буенча химик булса да, Чаллыга килгәч, Зәһинә ханым озак еллар «Челны-Холод» җәмгыятендә эшли. Чаллыда «Каймак» милли ашлар рестораны ачылгач, иптәш кызы аны да чакыра: «Синең бит бар ашларың да тәмле чыга, әйдә, безгә эшкә кил», – ди. Осталыгын, пөхтәлеген күреп, пешекче курсларын тәмамлаганчы ук эшкә алалар аны. Шулай булмыйни, әнисе дә авылның танылган аш-су остасы булган, һәр бәйрәмдә табын әзерләгән ич. 10 елдан артык эш дәверендә Зәһинә ханым «күзне йомып та эшли торган» тәҗрибәле остага әйләнә. Хәзер инде ул үзенә-үзе хуҗа. Аерым бер бүлмә яллап, заказлар буенча өчпочмак, бәлеш, пилмән, мантый кебек ризыклар, чәкчәк пешерә, ярымфабрикатлар туңдыра. Клиентлары канәгать.
«Пешергән ризыкның тәмле булу сере нәрсәдә?» дигән соравыма ул «Күңел биреп эшләүдә. Кәефең булмаса, камыр сизә ул. Шуңа, кирәк икән, җырлап та алам, зарядка да ясыйм, кыскасы, эш алдыннан үз-үземне көйгә салам», – дип җавап бирде. Зәһинә Гәрәева фикеренчә, ярымфабрикатлар куллану пешерә белмәүдән, ялкаулыктан килми. «Элек балаларны алып кунакларга йөри идек, хәзер телефонны алып шалтыратырга да вакыт таба алмыйбыз. Нык тыгыз заманда яшибез. Яшьләр өлгерә алмыйлар. Балаларны кайсын кая илтергә, барысына да өлгерергә кирәк», – ди ул.
Лаеклы ялда булуына карамастан, актив, өлгер, тормыштан ямь табып яши белгән әңгәмәдәшемнән яшь калу серләре белән дә кызыксындым. «Иртән физзарядка ясыйм. Аннары әнием мәрхүмә васыять итеп әйтеп калдырды: артык чүпрәк җыймагыз – күлмәк алмасагыз алмагыз, акчагызны җыеп, ел саен санаторийга барырга тырышыгыз, диде. Тишелә башлаган оекбашны ямап куясың икән, аны әле тагын озак кияргә була. Сәламәтлек тә шулай, аны сакларга, үз-үзеңне кайгыртырга кирәк».
ВКонтакте төркемебездә туры эфирда үткәргән әңгәмә вакытында аннан мантый пешерергә өйрәндек. Зәһинә ханым кайнап торган суда басылган (заварное) камыр белән эшләргә киңәш итте – уңайлы да, тәмле дә, пешергәндә таралмый да икән. Эчлеккә вак итеп туралган ит, суган, бәрәңге, тоз, кара борыч сала. Сүз уңаеннан, фарш түгел, нәкъ менә ит салсаң, мантый тәмлерәк була, ди. Шунысына да игътибар иттек – эчлекне ул учы белән генә чамалап салса да, 70-75әр грамм икәнен белә. Ә өчпочмакларга 100 грамм салырга кирәк булганда учын башкачарак тота. Камырны кискәч, бар кисәкләр дә дүртпочмаклы булсын өчен калган камырдан ямау сала. Шуңа әзер мантыйлар барысы да тигез, матур формада. ******
Зәһинә Гәрәевадан кайнап торган суда басылган камыр рецепты
Кайнап торган 1 стакан суга тәменчә тоз, 1 аш калагы көнбагыш мае салабыз да тиз генә он белән болгатабыз. Кайнар була, шуңа кул белән түгел, калак белән басабыз. Суынгач 2 йомырка салабыз. Нык итеп, үзләнгәнче басарга кирәк. Башта кулга ябышкан сыман була, аннары җитешкәч, камыр тыгызланып кала. Эчлек әзерләгән арада 10-15 минут ял иттерәбез. Әлеге камырны мантый, пилмән ясаганда кулланырга була. Пилмән өчен тагын 2 йомырка салырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев