Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы автобусларында безлимит билетлар белән йөреп булачак

Билетлар күпмегә төшәчәк?

1 февральдән җәмәгать транспортында йөрүчеләрне яңалык көтә - безлимит билетлар кертелә. Шәһәрдәшләр бер ай дәвамында купме тели шуның кадәр автобус, трамвайларда йөри алачак.

"Айлык юл билетының бәясе - 2400 сум. Берьюлы трамвай һәм автобусларда да йөрергә теләсәләр - 3600 сум", - ди башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов.

Исегезгә төшерәбез, ел башыннан яңа автобуслар яңа маршрут буенча хәрәкәт итә башлады. Кискен үзгәрешләр күпләрдә сораулар уятты. Аеруча 26нчы маршрут хәрәкәте буенча ризасызлык белдерделәр.  Шулай ук билгеле урынга барып җитү өчен ике автобус алыштырырга туры килә дип зарландылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев