Чаллы бакчаларына автобуслар йөри башлады
Яңалыклар тасмасы

Чаллы бакчаларына автобуслар йөри башлады

5 тукталыштан кузгала.

1 майдан Чаллы бакчачылык ширкәтләренә автобуслар йөри башлады. Расписаниедә барлыгы 38 маршрут. Автобуслар «51нче комплекс», «Мегастрой», «Студентлар», «Автостанция» һәм «Кызыл Чаллы» тукталышларыннан кузгала.

Исегезгә төшерәбез, бакчачылык ширкәтенә пассажирлар йөртүгә шәһәр бюджетыннан ел саен 20 млн сум акча бүлеп бирелә. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев