Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы бизнесмены туган көнендә хәрбиләргә 10 млн сум бүләк итте

«Мондый җитәкче хөрмәткә лаек», - ди мэр Наил Мәһдиев.

«Татпроф» компаниясенең генераль директоры Сергей Рачков үзенең юбилеенда СВОда катнашучыларга бүләк ясады – 10 млн сум күчерде. Әлеге акчага хәрбиләргә махсус техника сатып алынды. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә мэр Наил Мәһдиев хәбәр итте. 

«1 октябрьдә Сергей Геннадьевичка 65 яшь тулды. Ул совет предприятиеләрендә эшләгән кеше. Бүгенге көндә уңышлы бизнесмен. Заманча предприятие булдырып, коллектив туплады. Юбилеенда хәрбиләргә шундый бүләк ясарга теләвен белдерде. 10 млн сум – тәэсирләндерәме? Әйе! Шәһәрдәшләребез туган көннәрен әнә ничек, хәрбиләргә ярдәм итеп үткәрә! Моның өчен аңа рәхмәтемне җиткерәм. Хөрмәткә лаек», – диде Наил Мәһдиев. 

Мэр Сергей Рачковка генерал-полковник Сергей Лапиннан рәхмәт хаты тапшырды. 

Чаллы хакимияте фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев