Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бомж өйләнә

20 ел урамда яшәгән ир-ат, ниһаять, мәхәббәтен очраткан.

Тырышкан табар, ташка кадак кагар дип юкка гына әйтмиләр. Һәм бу мәкаль нәкъ бомж Петрович турында. Интернет челтәрләрендә Валерий Диюнов үзен шулай дип атый. Аңа 57 яшь. Гомеренең яртысын ул урамда һәм төрмәдә үткәргән. 

Валерий Диюнов белән мин шул Интернет челтәре аша таныштым да. Аның үзе турында язуы, фикер йөртеше кызыксындырды мине. Ул вакытта ул Кече Шилнәдә шәхси йортта мич сала иде. 

Пычрак киемнән, чәч-сакалга баткан ир-ат каршы алды. Сүз башлаганчы ясаган мичен күрсәтте. "Бушлай эшләгән чакларым да була. Ипи-сөт булса миңа җитә", - диде ул. Шундый оста куллы була торып, мондый хәлгә ничек калдыгыз дип сорагач, үз тарихын сөйләп китте. 

Валерий Диюнов тумышы белән Ивановодан. Мәдәни чаралар үткәрүче булып эшләгән. Шигырьләр, сценарийлар яза торган булган. Яраткан хатыны, балалары да булган. Әмма бер мизгелдә тормышы өсте аска килгән. Урамда берәү белән сугышып төрмәгә утыртып куйганнар. Аннан чыгуына тормыш иптәше вафат булган. Фатирын исә үз исеменә хатынының яңа ире яздырган. Ул вакытка апасы да уртак фатирларын саткан. Шулай итеп ул ялгызы урамда калган. Йортсыз, гаиләсез ир нишләсен?! Исерткеч эчемлекләр белән юанудан башка чара күрмәгән ул. Хәтта төрмәдә ичмасам йоклар урыным бар иде дип, максатчан шунда кайтырга омтылган.  

Очрашканда ул:
-    Икенче тапкыр да өйләндем. Ул хатыным да үлде. 3 балам бар. Минем белән алар аралашмыйлар. Кызымны соңгы тапкыр 2007 елда беренче сыйныфка озатканда күрдем. Аның кайда яшәгәнен дә белмим. Өлкән улым, үги әти икәнемне белгәч, сөйләшми башлады. Кече улым... анысы турында  әйтмим инде. Ул минем иң зур көенечем, - дип сөйләде.

Сукбай Петрович 15 еллап исерткеч эчемлекләр кулланмаган. Эшлисе килүе турында, картлык көнендә бергә чәй эчәрлек яр очратуы турында хыяллануы турында сөйләде ул.  

Безнең аралашудан соң 4 ай вакыт узгандыр. Ул күзгә күреп үзгәрде. Эшкә урнашты. Өс-киемен алыштырды. Үзен тәртипкә китерде. Аны урамда яшәгән дип әйтмәссең дә. Бер атна элек ул социаль челтәрләрдән Надежда исемле ханым белән дә танышкан. Ул Мәскәүдә яши икән. Хәзерге вакытта Валерий Диюнов аңарда кунакта. Шалтыратып бәхете белән уртаклашты. 

-    Ниһаять, үз кешемне таптым. Бер күрүдән яраттым. Ул да мине ошатты. Алай гына да түгел 6 декабрьдә кавышырга уйлыйбыз. Соңыннан икебез Ивановага китәчәкбез. Мин хәзер бик бәхетле. Тормышым үзгәрде. Сөйләргә дә куркам, - ди Валерий Диюнов. 

Социаль челтәрендә ул  “Мин хәзер бомж түгел, ә Петрович кына” дип язып куйган.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмышлар сукбай