Чаллы егете берүзе дошманнарны кире борган
Санаулы минутлар эчендә диверсантлар шактый зур югалтулар кичергән.
Шәһәрдәшебез рядовой Илфат Гарипов махсус хәрби операция зонасында Украина диверсантларына каршы берүзе ут ачкан, һөҗүмгә әзерләнгән дошман качарга мәҗбүр булган. Бу хакта РФ Оборона министрлыгы хәбәр итә.
Илфат 23нче январьда күзәтү постында кизүдә була. Шунда диверсион төркем хәрәкәт итүен ачыклый һәм дошманның сан ягыннан өстенлегенә карамастан, мөстәкыйль рәвештә һөҗүмгә күчәргә карар кыла. Ул засада оештыра һәм дошманга ут ача. Ведомство мәгълүматы буенча, санаулы минутлар эчендә Украина диверсантлары шактый зур югалтулар кичергән һәм нәтиҗәдә яраланган иптәшләрен калдырып чигенергә мәҗбүр булганнар.
Шул уңайдан без 33 яшьлек батыр егетнең әнисе Раушания Гарипова белән элемтәгә кердек.
- Раушания ханым, улыгызның батырлыгы турында кайчан һәм кемнән ишеттегез? Нинди хисләр кичердегез?
- Туганыбыз, ирем ягыннан кияу тиешле була, шалтыратып әйтте. Шундук елап җибәрдем инде, улым белән бик горурланам.
- Илфат белән элемтәгә кердегезме? Үзе нәрсә ди?
- Язышып алдык. Мин хәбәр дөресме дигәч, «Каян белдең?», дип кенә сорады. Бик тыйнак ул безнең, артыгын сөйләми. Без борчылмасын дип тырыша.
- Илфат хәрби операциягә ничек эләкте?
- Хезмәт итүенә өченче ел китте. Мобилизация белән чакыру килгәч, шундук «китәргә кирәк» диде. Аның өчен башка вариантлар юк иде.
- Илфат турында бераз сөйләгез әле, ничек тәрбияләдегез?
- Бик тырыш булды ул. Башлангыч сыйныфларда өчлегә сөйрәлеп барды, аннары үзен кулга алып яхшы билгеләргә укый башлады. Техникумны кызыл дипломга тәмамлады, эшкә урнашты. Үзенә тиң хатын табып гаилә корды. 5 яшьлек оныгым үсеп килә.
- Оныгыгыз әтисе белән горурланамы?
- Ул әтисен эштә дип белә. Улым турында аның белән сөйләшә алмыйм, кузгә яшьләр килә. Киленем белән сөйләшкәндә дә бергә елый башлыйбыз. Бик сагынабыз Илфатны, көтәбез. Кайчан кайтасын да алдан белмибез, исән-сау булсын берүк.
- Рәхмәт сезгә! Улыгыз сау-сәламәт булсын!
Гүзәл Шиһапова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев