Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россия Президенты кулыннан бүләк алган Чаллы егете

«Аның әлеге дәрәҗәле премиягә лаек булуын ишеткәч, башта шок хәлендә калдык. Икебез дә шатлыктан еладык», - диләр Җаббаровлар.

Моннан берничә ел элек театр дөньясында яңа исем барлыкка килде. Режиссер Айдар Җаббаров кыска гына вакыт эчендә үз юлын табып, исемен бөтен илгә танытты. Ул 2017 елда Дамир Сираҗиев исемендәге премиягә лаек дип табылды. Россиянең «Алтын битлек» театр премиясенең номинанты  булды. Быел исә РФ Президенты Владимир Путин кулыннан Дәүләт премиясе алды. 

«Мин фәкать театр училищесына барам!»

Айдар Җаббаровның Президент кулыннан премия алуын барлык каналлар күрсәтте. Без барыбыз да Чаллыда туып-үскән татар егетенең уңышлары белән горурландык. Әти-әнисе Гөлнара һәм Тәлгать Җаббаровлар бик сөенде. Улларының уңышында аларның да өлеше бар ләбаса. «РФ Дәүләт премиясенә документларны улыбыз узган ел җибәргән иде. Аның әлеге дәрәҗәле премиягә лаек булуын ишеткәч, башта шок хәлендә калдык. Икебез дә шатлыктан еладык. Аннары горурлык хисе биләп алды. Әллә кемнәр шалтыратып котлады. Милләтебез өчен шундый талантлы бала үстерүебезгә шатланып бетә алмадык. Билгеле инде, моның өчен беренче чиратта Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт», – ди әнисе Гөлнара Җаббарова. 

– Баланың сөйләгәнен тыңлый белү мөһим. Без Айдарны һәрвакыт игътибар белән тыңлый белдек. 46нчы мәктәптә башлангыч сыйныфта укыганда шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйли иде ул. Аннары бер бәйрәмдә оста итеп әби ролендә уйнады. Өченче сыйныфта укыганда укытучысы: «Айдарның артистлык сәләте бар, иҗатка тартыла», – дигәч, әтисе яңа шәһәрнең 17нче бистәсендәге театр сәнгате мәктәбенә алып китте. Бер дә авырсынмыйча, улыбызны мәктәптән соң шунда йөрттек. Бу уку йорты аны формалаштыруда зур роль уйнады. Анда бүгенге көндә Әлмәт театрында эшләүче артист Динар Хөснетдинов та йөрде. Малайлар шуннан дуслашып калдылар. Театр мәктәбендә бик әйбәт укытучылар эшли иде. Сәхнә теле, актерлык осталыгы, бию, фехтование дәресләре бирелде. Улыбыз мәктәпне кызыл дипломга тәмамлады. Берничә ел спектакльләрдә уйнап йөрде. Урта мәктәпне дә яхшы билгеләренә генә тәмамлады. КАМПИда ЭВМ операторы булырга да укып йөрде әле ул, – ди Гөлнара ханым. 

«Ул безнең мәктәпкә 10 яшьләрендә килде, татар бүлегенә кабул ителде. Бик акыллы, кешелекле, мөлаем бала булып истә калган. Тыйнаклыгы, әдәпле булуы белән аерылып торды. Талантлы укучыбыз иде. Ел саен шәһәр һәм республикакүләм нәфис сүз бәйгеләрендә призлы урыннар алды. «Йолдызлык», «Моң чишмәсе» һәм башка бәйгеләрдә лауреат исеме алды. «Хәлимә», «Кулъяулык», «Алдар», «Эзлибез кызларның чибәрен» һәм башка спектакльләрдә төрле рольләрдә уйнап, республика, ил һәм дөньякүләм бәйгеләрдә дәрәҗәле дипломнарга ия булды», – дип искә алды укучысын театр сәнгате мәктәбе педагогы Сәрия Салихҗанова.  

11нче сыйныфны тәмамлагач нинди һөнәр сайлыйм дип баш ватмаган талантлы егет. Әти-әнисенә: «Мин фәкать театр училищесына барам!» – дигән. 
Гөлнара ханым улын җитәкләп Казанга Гоголь урамындагы театр училищесына киткән. Айдарны башта диктор һәм педагог Инсаф Абдулла  караган һәм тыңлаган. Аннары булачак студент комиссиягә шигырьләр сөйләп чыккан. «Алырлармы икән дип бик борчылдык. Айдарның битләре кызарган, бик дулкынланган иде. Чит кешеләргә дә сизелгән күрәсең. Коридорда Алмаз Хәмзин очрады да: «Ник борчыласыз? Сезнең малаегыз керде», – дигәч, бик сөендек, күзгә яшьләр килде. Ул режиссер Рәшит Заһидуллин төркемендә укыды. 

«Син режиссер булырга тиеш»

Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев: «Син режиссер булырга тиешсең», – дигәч, Айдар Җаббаров ГИТИСка кергән. Монда уку бер дә җиңел түгел, һәр көнне үзеңнең бу уку йортына юкка гына эләкмәвеңне раслап тору мөһим. «Чөнки укырга керергә теләүче 10 мең кешедән 23е генә алынды», – дигән иде Айдар бер әңгәмәсендә.  Ул биредә дә тырышып укый, кызыл дипломга тәмамлый.

Мәскәүдә укыганда, Камал театрына кайтып, студентлар белән «Собачье сердце» спектаклен куя. Аннары данлыклы Камал театры сәхнәсендә тамашачыларны уйландыра торган «Агыла да болыт агыла», «Тормышмы бу?», «Санаулы кичләр», «Хуш, авылым» спектакльләре тамашачыга тәкъдим ителә. Айдар Санкт-Петербург театрында «Беглец» спектаклен дә сәхнәләштерә. Ул куйган һәр спектакль үзенчәлекле, театр сәнгатенә яңалык алып килә һәм уйландыра. 

– «Хуш, авылым!» документаль спектаклен тулысынча үзе эшләде. Берничә ай буена бер-өч кеше генә калган татар авыллары буйлап экспедицияләргә йөрде. Үзе белән дусты Динар Хөснетдиновны да алды. Экспедицияне Буадан башладылар. Буа театры директоры һәм режиссеры Раил Садриев ярдәм иткән. Тәтеш, Чүпрәле, Әтнә, Арча, Югары Ослан... Безнең туган ягыбыз Әлки районында да 20дән артык авылда булдылар.  Шул авылларда яшәүче кешеләр белән сөйләшеп йөргәннәр. «Хуш, авылым!»да һәр геройның үз язмышы, үз тормышы.  

Гади, ярдәмчел, мактаганны да, мактанырга да яратмый

Айдар Җаббаров Россия театрларында спектакльләр куя. Ул куйган спектакльләрне, Г.Камал театрыннан тыш, «Современник», «МХАТ» театрында да күреп була. Әти-әнисе әйтүенчә, Айдар көне-төне иҗатта. «Без улыбызның эше күплеген беләбез. Аңа комачауламаска тырышабыз», – ди Тәлгать абый. Шулай булса да, Айдар әти-әнисе, туганнары, дусларына ярдәм итәргә һәрвакыт вакыт һәм мөмкинлек таба. 

– Без 44 ел Чаллыда яшәдек. 2019 елда олы улыбыз 31 яшендә тромб нәтиҗәсендә вафат булды. Аның улы Кәрим калды. Айдар миңа Чаллыга кайтып йөрергә җайсыз дип, безгә Казан янындагы бистәдән коттедж алып бирде. 2021 елда күчендек. Икенче шәһәргә ияләшү җиңел генә бирелмәде. Тәлгать белән утырып елаган вакытлар күп булды. Оныгыбыз да сагындырды. Улыбызның кабере дә Чаллыда. Башта әйтеп аңлата алмаслык авыр булды. Бер көнне Айдар безнең борчылуны күрде дә: «Сагынасыз бит, коттеджны сатып, фатир алып кире күчерәм», – диде. 
Аны мәшәкатьлисебез килмәде. «Юк инде, улым, ияләшербез»,  – дидек. Кәрим каникулларда безгә килә, үзебез дә яннарына кайткалыйбыз. Әкренләп булса да яңа урынга ияләшәбез инде.

Айдар гади, ярдәмчел. Беркайчан да үзен беренче урынга куймый. Мактаганны да, мактанырга да яратмый. Аллаһка шөкер, шундый егет үстерә алуыбызга горурланып яшибез. Барлык ата-аналар бала хәсрәте күрмичә, йөрәк парәләренең уңышларына гына сөенеп яшәсеннәр иде, – ди Гөлнара ханым.
«Чаллы – минем дөньяга карашымны, үземне иҗат кешесе буларак  формалаштыруга зур өлеш керткән шәһәр. Туган шәһәремдә бүгенге уңышларыма нигез салынды. Шуңа күрә мин Чаллыны, аның кешеләрен хөрмәт белән сагынып яшим», – дип белдерде Айдар үзе. 
Ул бүгенге көндә Әлмәт театрында танылган драматург Туфан Миңнуллинның «Ат карагы» спектаклен сәхнәгә куя. Талантлы якташыбыз киләчәктә дә тамашачы яратырлык күп спектакльләр чыгарыр әле.

/ Фото РФ Президентының рәсми сайтыннан
/ Фото гаилә архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният театр Дәүләт Премиясе