Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы эшмәкәрләрен нәрсә борчый?

Чаллыда чүп эшкәртү комплексы төзеләме?

Чаллының сәүдә-сәнәгать палатасында эшмәкәрләр шәһәр прокуроры Артур Абуталипов белән очраштылар. «Прокурорның эшмәкәрләр белән очрашуы традициягә әйләнде», – диде Сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Фәрид Бәшәров. 

Эшмәкәрләрне җиргә аренда салымы күләме, торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар, чүп-чарны кая җибәрүләре һәм башка мәсьәләләр борчый. 
Бер эшмәкәр газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүенең тиешле дәрәҗәдә үткәрелмәвен әйтте. «Әлеге хезмәт өчен бөтен кеше түли, әмма техник  хезмәт тиешенчә башкарылмый. Бу бик куркыныч,  газ шартларга, ис чыгып торса, кешеләр исереп үләргә мөмкин», – диде ул. 
Прокурор әлеге хезмәтне тикшерергә кирәклеген искәртте.

Икенче эшмәкәр Сергей Лучков «Транспорт электрҗиһазлары» заводының төнлә тавышлы эшләвенә, һавага зарарлы матдәләр, начар ис таратуыннан зарланды. «Мин Әҗмәкәй авылында яшим. Ял көннәрендә пычрак болытларны еш күрәм.  Зур пресслар белән эшләгәнгәдер инде, төнлә каты тавыш. Чара күрүегезне сорыйм. Миндә видеоязма да бар», – диде. Артур Абуталипов әлеге предприятие эшчәнлеген тикшерергә вәгъдә бирде. 

Моннан тыш, эшмәкәрләрне предприятиеләр өчен электр энергиясенә бәя һәм торак-коммуналь хезмәт тарифлары, аерым алганда җылылык өчен түләүнең югары булуы да канәгатьләндерми. «Торак йортларда урамдагы һава торышына карап җылылыкны көйли торган җайланмалар бар, әмма алар тиешенчә эшләми. Кыш салкын булмаса да, җылылык өчен 3000, 5000, 6000 сум түләргә квитанция килде. Бу нигезсез», – диделәр. Моңа прокурор: «Тарифларны республика махсус комитеты билгели. Без кануннарны үтәргә тиеш», – дип җавап бирде.

Эшмәкәрләр «Гринта» ҖЧҖнең каты-көнкүреш калдыкларын эшкәртү буенча үзенең эшчәнлеге белән халыкны таныштырмавын, Чаллы янында муниципальара чүп эшкәртү комплексы төзелеше турындагы борчуларын да җиткерделәр. Моңа: «Гринта» региналь операторы вәкиле Елена Уткина:  «Без эшчәнлегебез турында мәгълүматларны федераль кануннар нигезендә халыкка җиткерәбез. Каты-көнкүреш калдыкларын эшкәртү комплексының проекты да, экспертизасы да юк. Әлегә Тогай чүплеге чүпне эшкәртүне тиешенчә башкара. Киләчәктә Лениногорск һәм Алабуга районнарында комплекслар төзү планлыштырыла», –  дип җавап бирде.

2022 елда шәһәр прокуратурасына эшмәкәрләрнең хокуклары бозылу турында 164  мөрәҗәгать кергән. 48 эшмәкәрнең хокукы якланган. 6 җаваплы зат административ җаваплылыкка тартылган. «Без һәр айның беренче сишәмбесендә эшмәкәрләрне кабул итәбез. Килегез, тик сорауларыгыз төгәл, нигезле булсын. Без аларның кайберләренә урында ук җавап бирербез, ә кайберләренә җавап табу өчен вакыт кирәк. Без эшчәнлекне ачыктан-ачык алып бару яклы», – диде прокурор, очрашуны йомгаклап. 
Зөлфия Галим.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прокуратура кече һәм урта эшмәкәрлек