Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы гаиләсе Дубай блогерларын мошенниклыкта гаепли

Сәяхәт өчен яулыклы блогерларга 162 мең сум түли. Әмма вәгъдә ителгән сәяхәткә бара алмый.

“Акча да юк, билетлар да юк”, - ди шәһәрдәшебез Регина Яхина. Октябрь аенда ул абыйсы һәм аның гаиләсе белән Дубайга очарга тиеш булган. Танылган блогерлар, ирле-хатынлы Илүсә белән Раушаннан сәяхәт турлары сатып алганнар.. 6 кеше өчен 162 мең сум акча түлиләр.  Әмма узган атнада аларга Гарәп Әмирлекләренә сәяхәтнең булмаячагы турында хәбәр килеп ирешә. Янәсе проблемалар килеп чыккан.

“Дубайга - 30 мең сумга”
Яхиннар беренче алданучылар түгел. Татарстанда блогерлардан зыян күрүчеләр саны 700 кешегә якын. Алар Илүсә белән Раушанны мошенниклыкта гаеплиләр. 

Исегезгә төшерәбез, Илүсә Миңнегалиева - “4 свадьбы” телевизион-шоуда катнашкан Мамадыш кызы. Социаль челтәрләрдә ул авыл тормышын сурәтләп күпләрнең күңелен яулады. Узган ел ире Раушан белән Дубайга күченеп китте. Анда сәяхәт турлары оештыру бизнесы белән шөгыльләнә башладылар. Бәяләре кызыктыргыч: Дубайга 7 көнлек сәяхәт бер кешегә нибары 30 мең сумга төшә. Моңа билет бәясе дә, туклану, яшәү дә керә. Җитмәсә, диңгезгә терәлеп тора. Социаль челтәрләрдә 10-15  мең сумлык турлар да тәкъдим иткән чаклары булды. Мондый сәяхәткә  ничек кызыкмыйсың?! Хәтта эстрада җырчылары да ял итеп кайтты! Салават Миңнеханов белән Гүзәлем видеоларында мактап сөйләгәннәре әле күпләрнең исендә. Йолдызларның да позитив эмоцияләреннән соң Илүзә белән Раушанга ышаныч бермә-бер артты. Тик очсыз сәяхәткә күпләр оча алмады.  

Чаллы кызы алданды

Зыян күргән Чаллы кызы Регина Яхина әле дә алданганына шакката. Бәясе кызыктырды, ди ул. Аннан соң блогерларның дини булулары да ышаныч уяткан анда. 

“Июль ахырында абый очсыз бәягә Дубайга барып кайтырга тәкъдим итте. Интернетта турлар оештыручы бер тәртипле гаилә бар, ди. Мамадыштан, мөселманнар, ди. Әти-әниләрнең күршеләре дә барып кайткан. Мактадылар дип сөйләде. Тур оештыручы блогер Илүсә яулыктан. Аллаһы Тәгаләне искә алып, СөбхәнАллаһ дип кенә сөйләшә. Диндәге кеше алдамас, дип ышандык. Акчаны 100 процент түләргә сораган. Бер кешегә сәяхәт туры 27 мең сумга төште. Абый хатынына һәм 3 кызына да түләп куйды. Паспорт копияләрен җибәрдек. Узган атнада Илүсәдән хәбәр килеп төште. Анда ул сәяхәтнең булмаячагы турында хәбәр итте”, - ди зыян күрүче Регина. 

Хәбәрендә Илүсә турларны 2024 елга кадәр оештырмавы турында әйтә. Акчаларны да киләсе елның августына кадәр кайтарачак икән. Ноябрьгә кадәр тайм-аут алабыз, ди ул. 

Регина, әлбәттә, моңа ышанмый. “Мин тикшереп карау максатыннан, социаль челтәрдә үземнең шәхси аккаунтымнан Илүсәгә яздым. Имеш иптәш кызым белән Дубайда ял итәргә барырга телибез. Ул безгә дә 30 мең сумга тур тәкъдим итте. Акчаны тулысынча түләргә сорады. Тайм-аут алабыз дигән кеше, һаман эшли булып чыкты. Кешедән акча җыеп алдауларын дәвам итәләр дигән сүз”, - ди. 
Блогерлардан зыян күрүчеләр социаль челтәрләрдә аерым төркем булдырды. Һәркем үз тарихын сөйли. Берәүләр хокук сакчыларына мөрәҗәгать иткән, икенчеләре кул селтәгән. 

“Акчасы югалган инде – хәзер берни эшләтеп булмый. Миңа шунысы күңелгә тия: мөселманча киенеп йөрүче шундый кешеләр ислам динен пычрата. Аларга бит күпме кеше ышанып акчасын җибәргән?! Мин дә алдар дип бер дә уйламадым. Дингә карата карашыбызны үзгәртәләр. Миңа абыемның балалары жәл. Алар сәяхәтне түземсезлек белән көттеләр бит. Дубайга барабыз дигәч, күзләре янып торды. Аларга менә ничек аңлатырга?” - ди Регина.

Журналистлар да алдана язды

Яшерен-батырын түгел, блогерларның заманча тәкъдиме редакциябез хезмәткәрләрен дә кызыктырган иде. Июнь аенда хезмәттәшләребез алар белән элемтәгә кереп, юллама хакында сораштылар. Журналист дип таныштыргач, турагентлар 45 меңлек турны 35 меңгә калдырдылар. Дубайга килгәч интервью бирергә дә ризалаштылар. Тик менә юлламаның бәясен (2 кешегә - 70 мең сум) әйткән көнне үк түләргә кирәк дип искәртү коллегаларыбызда шик уятты һәм шул рәвешле алар юллама алудан тыелып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев