Чаллы юлларында көне-төне эшлиләр
Төнлә 8 мең куб метр кар чыгарылды.
Чаллыны кардан арындыру тәүлек дәвамында бара. "Автомобиль юллары предприятия"се көчәйтелгән режимда эшли. "Мәният һәм ял итү паркы", идарә итү компанияләре белән берлектә барлыгы 395 техника эшкә җигелде. Кар көрүчеләр саны - 1100 кешедән артык.
18 январьдан карны чыгару буенча 2500дән артык рейс ясалды. Бүген төнлә - 409 рейс. 8 мең куб метр кар чыгарылды.
Кыш буена барлыгы 50 мең куб метр. Узган ел белән чагыштырганда 2 тапкырга күбрәк, ди җирле хакимият.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев