Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызы Диләрә Юмангулова: «Балида бию лагере оештырырга җыенам»

Тау өстендә биеткән.

Газетабызның тугры дусты, Г.Акыш исемендәге лицей-интернат директоры Фирдүсә Әюпова: «Минем элеккеге укучым Диләрә Юмангулова биергә яратучы кешеләр өчен тау өстендә махсус лагерь оештырды. Ул татар  һәм рус телләрен камил белә. Югары уку йортына үз көче белән керде. Бар нәрсәгә үзе ирешә. Бик тырыш, максатчан кыз. Аның белән «Шәһри Чаллы» газетасын укучыларны да таныштырсагыз яхшы булыр иде. Татар гимназиясендә белем алып, туган телен яхшы белүче балаларның тормышта зур үрләр яулый алуына  мисал бит  бу», – дигәч, Диләрә белән очрашып әңгәмә кордык.

– Диләрә, үзең белән якыннанрак таныштырып үт әле.

– Мин – Чаллы кызы. Гади гаиләдә үстем. Бөек Ватан сугышы ветераннары госпиталендә шәфкать туташы булып эшләүче әнием абыем белән мине берүзе тәрбияләп үстерде дисәм дә ялгыш булмас. Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясендә укыдым. Туган телемне яратам. Шунлыктан Чаллы урта мәктәпне тәмамалагач, татар теленнән имтихан да тапшырдым. Туган телемә мәхәббәт тәрбияләгән әниемә, ул вакытта гимназиядә укыткан укытучым Фирдүсә Әюповга рәхмәтлемен. 
Кечкенәдәдн биергә яраттым. Башта көнчыгыш биюләренә йөрдем, аннары брейк-данс белән шөгыльләндем.  Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният-сәнгать институтына укырга кердем. 5 ай укыгач биредә биергә түгел, ә бию техникасына гына өйрәтүләрен аңлагач, КФУга күчтем. Биредә рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге алдым. Бүгенге көндә Казанның 19нчы гимназиясендә эшлим. 

– Җәйге ялыгызда биергә яратучылар өчен лагерь оештырасыз икән.

– Өч ел рәттән Россиякүләм проект кысаларында «Бию таулары» лагере оештырам. Быелгысы Башкортостанның Айгир тавында үтте. Анда 18-29 яшьлек 100дән артык кеше килде. Алар белән бергә бию серләренә төшендек. Партнерым Саматов Равил һәм бию укытучылары белән бергә мастер-класслар да үткәрдем.

– Бу лагерь тау башындамы?

– Әйе. Җирдән 700 метр биеклектәге  тау башында бер ай яшәдек. Үзем ашарга пешердем. Тауларга сәяхәткә йөрдек. Караңгыда адашкан вакытлар да булды. Аллаһка шөкер, юлларны карта ярдәмендә таптык. Тау башына 2 тонна су, ризыклар, палата һәм башка кирәк-яраклар алып менү, ашарга әзерләү җиңел булмады.  Душсыз, уңайлы бәдрәфсез яшәү, палаткада йоклау да рәхәт түгел. Бу эш табыш та бирми. Киресенчә, без, оештыручылар 200 мең сумга минуска чыктык. 

– Әлеге проект сезгә нәрсә бирә соң?

– Иң мөһиме: без фикердәшләрем белән бергә кешеләрне үзгәртәбез, аларны бәхетле итәбез. Аларның күбесе: «Без үзгәрдек. Без биюдә яшибез», – диләр. Алар уңайлы мохиттән чыгып, көчле һәм бәхетле булалар, тормышны башка яктан күрә башлыйлар. Йөзләре балкый, күзләре яна. Шунлыктан ике ел рәттән килүчеләр дә бар.  

– Бии белмәгән кешеләр дә анда бара аламы?

– Әлбәттә. Арабызда тәүге тапкыр биючеләр дә булды. 

– Анда яшәү куркыныч булмадымы?

– Табигатьтә төрле хәлләр була инде. Әмма монда син ирекле һәм көчле. Проектта катнашучылар кайтып китеп, 3 кыз, 4 йөк ташучы калдык. Бер төндә куркыныч җил-давыл чыкты. Кайдадыр шатырдап агачлар ауды. Шунда бөтен белгән догаларымны укып, җил, җир белән «сөйләштем». Аллаһка шөкер, лагернең эшен бәла-казасыз тәмамладык.

– Киләсе елда биергә яратучыларны кая җыясыз?

– Без бу проектны Россиядә тәмамладык. Киләсе елда тау өстендәге лагерьны чит илдә оештырырга җыенабыз. 

– Кайсы илдә?

– Партнерым Балига китте. Мөгаен, лагерь да шунда булыр. 

– Диләрә сезнең телләрне камил белүегезнең  биюдә файдасы бармы?

– Телләр белү – тормышта ныклы фундамент. Мин рус теле дәресләрендә дә бию элементлары кулланам. Алар балаларның игътибарын тупларга ярдәм итә.  

– Сез гимназиядә укытасыз гынамы?

– Әйе, 8-9нчы сыйныфларга белем бирәм. Дәресләрем 20 сәгатьтән артмый. Укучыларым имтиханнарны уңышлы тапшырдылар. 
Кичләрен арендага алган бинада 8-12 яшьлек 25 баланы биергә өйрәтәм. Киләчәктә үземнең иҗат лабораториясен ачарга телим. Мин биергә өйрәтүне төп эшем дип саныйм, укыту ул хәйриячелек кенә. Укучыларның берсе генә белемгә омтылып, уңышка ирешсә дә, минем өчен зур бәхет булачак. 
Мин бәйрәмнәргә биюләр дә куям. Бию аша туган телгә мәхәббәт тәрбияләргә тырышам. Казанда «Әйдә бас» дип исемләнгән фестиваль да булды. Анда Самара, Әстерхан якларыннан биючеләр килгән иде. Самарадан килгән өлкән абый-апалар Ярмәк биюен үзләре уйлап тапканнар, үзләре биеделәр дә. Укучыларым аларны күрделәр, алар белән бер сәхнәдә әйләнделәр.

– Нинди кешеләрне яратасыз?

– Мин игелеккә, бәхеткә омтылучы, максатчан кешеләрне хөрмәт итәм, чөнки бәхетле кеше беркемгә дә начарлык, явызлык теләми. 

– Чаллыга еш кайтасызмы?

– Бер айга яисә ике айга бер. 

Шәхси тормышыгыз?

– Әлегә кияүгә чыгарлык ир-егет очратмадым. Чаллыда әнием, абыем яши. Мине аңлаган, ярдәм кулы сузучы дусларым, фикердәшләрем бар. 

Әңгәмәдәш – Зөлфия ГАЛИМ

Фото: шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф бию Чаллы театры