Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татар кызы - Дубайда җитәкче

11 ел чит илдә гомер итүче Гөлия Галиева белән әңгәмә кордык.

Күпләрнең бер генә булса да барып күрергә иде дигән хыялы ул Дубай! Мәһабәт биналар, зәвыклы кунакханә, рестораннар, фирүзә төсендәге диңгез һәм ап-ак ком түшәлгән пляж. Ким дигәндә менә нәрсәләр кызыктыра. Иң популяр урыннары – дөньядагы иң биек Бурдж-Хәлифә бинасы, гигант «җырчы» фонтаннар, күз явын алырлык «Шәех Зәет мәчете», чәчәкләрдән торган «Могҗизалар паркы» шәһәрчеге. Болардан чыгып та иң биеге, иң матуры, иң зурысы, иң рәхәте Дубайда кебек! 

Барып кайтучылар тәэсирләреннән айный алмый, инде киләсе сәяхәтен планлаштыра башлый. Әле бар шундыйлар: вакытлыча гына эшкә барып, шунда төпләнеп үк калалар. Татарстаннан, татар кызлары. Менә бүген дә инде 11 ел Дубайда яшәүче Гөлия Галиева Чаллыга кайтты. Аның белән очрашып Дубай хәлләрен сөйләштек. 

– Гөлия, чит илгә бару турында кайчан хыяллана башладың?
– Кечкенә чакта телевизордан яңалыклар карарга ярата идем. Шундый-шундый илдән репортаж дип бетерәләр бит әле, үзләренең исемнәрен дә әйтәләр. Менә шул чакта, авызымны ачып, минем дә барасым килә, бу илләр, вакыйгалар турында сөйлисем килә дия идем. 14-15 яшьләр булгандыр ул чакта. Һәм кечкенәдән бер гадәтем бар: эшне иясеннән башлап эшлим. Мин әйтәм, чит илдә эшләрлек булсын өчен укырга кирәк, инглиз телен белергә. Телне укытучыдан да яхшырак белүче юк дип, башта инглиз теле укытучысына укырга, аннары журналист белемен үзләштерергә максат куйдым. Чит ил турында әниләргә әйтү юк әле. Мәктәпне тәмамлагач, Алабугадагы КФУга инглиз һәм алман теле факультетына укырга керүемне хупладылар үзләре. Якын бит. Аннары мине укытучы булыр, биек үкчәләр киеп, журнал гына күтәреп эшләп йөрер дигәннәрдер. Ә бит чит тел үзләштерүче студентлар инде 3нче, 4нче курсларда Америка, Европа илләренә барып практика үтә. Барысы да түгел, әлбәттә. Минем дә 4нче курсны тәмамлар чак җитте. Курка-курка гына әниләргә чит ил турында сүз кузгаттым. Ни гаҗәп, алар «кирәк инде, кызым» дип хупладылар. Әй, сөендем!
– Кайсы илдә практика үттең, Гөлия?
– Уйладым да, Италиягә барырга булдым. Анда дүрт ай бер отель ресторанында шеф-повар ярдәмчесе булып эшләдем. Луиджо Кирико исемле әлеге профессиональ пешекче миңа ризык пешерү серләрен өйрәтте. Шул рәвешле повар һөнәренә мәхәббәт уятты. Инде Италиядә үк гомеремне ресторан бизнесы белән бәйләргә теләвемне аңладым. Кайту белән әниләргә дә әйттем.
– Алар ничек кабул итте моны?
– Алар миңа әйбәтләп уйларга кушты. Чөнки бездә рестораннарда эшләү чит илдәге кебек үк дәрәҗәле түгел. Никадәр генә тырышсаң да, Италия дәрәҗәсе булмаячагын үзем дә аңлый идем. Шулай да, вакытлыча үзем теләгән эшкә урнашырга булдым. Уку йортымнан ерак булмаган пекарняга кондитер итеп алдылар мине. Ул бөтенләй башка тәҗрибә булды. Шулай бер ел паралардан эшкә, эштән параларга йөреп үтеп китте. Эштән төнге 11ләрдә кайтсам да, укуга әзерләнергә вакыт таба идем. Яхшы укыдым. Диплом алгач инде эштән киттем. Чөнки чит илгә бару теләге сүрелмәде.


– Чит илгә барып эшкә урнашу өчен кайда мөрәҗәгать иттең?
– Чаллыда чит телләр факультетын тәмамлаган студентларны эшкә урнаштыра торган компания бар иде. Хәзер дә эшли микән, әйтә алмыйм. 2/18 йортында, «Түбәтәй» бинасында урнашкан иде ул. Алар чит илләрдәге шундый ук офисларга чыгып тәкъдимнәр җибәрәләр. Мин Италиядә практика үткәч, чит илдә эшләү тәҗрибәм бар дигән сүз. Шуңа эш сайлавы авыр булмады. Ә ул моментта Дубайдан вакансия бар иде. Заявка тутырып җибәрдек. Җәй буе көттем – җавап юк. Бу вакыт эчендә дус кызым үз янына да чакырып карады. Ул президент каршында эшләүче кондитерлар ассоциациясендә эшли иде. Бик кызыктыргыч тәкъдим булды ул. Тик чит илгә китү теләге көчлерәк булып чыкты. Уйланып йөргән арада телефоным шалтырады. Бүгенгедәй хәтерлим, хәбәр көтүдән телефонны кулдан да ычкындырмый йөрү гадәткә кергән иде. Апам чәчемне үргән чакта шалтыраттылар. Чит ил номерын күргәч аңлап алдым, бу мин көткән звонок – Дубайдан эш бирүче. Миннән тулы бер интервью алдылар. Аннан соң электрон почта аша килешү кәгазе җибәрделәр. Аңа кул куеп кире җибәрдем. Шулай итеп 7 сентябрьдә инде мин Дубайга очучы самолетта идем. Ул көннән соң 11 ел вакыт үтеп тә бара.
– Дубайда ничек каршы алдылар?
– Кинодагы кебек аэропорттан табличкалар белән каршы алдылар. Аннан соң, безнеңчә әйтсәң, тулай торакка алып киттеләр. Тик бездәге белән андагы шартлар, уңайлыклар җир белән күк арасы, әлбәттә. Отельга Россиядән килгән кызлар янына урнаштырдылар. Бүлмәдә ике кыз идек. Мине бер отельның кухнясына пешекче итеп алдылар. Повар булуыма карамастан, еш кына кунаклар янына чакырдылар мине. Чөнки Дубайда Россия туристлары күп. Алар чит телне бик үк яхшы белеп бетерми. Менюдагы ризыкка да төртеп кенә аңлаталар. Ә монда рус телендә сөйләшә торган повар үзе алардан заказ ала! Аннары Дубайда хатын-кыз пешекчеләр югары бәяләнә. Чисталык, тәртип ягыннан да, документлар белән эшли белүем дә миңа «баллар» өсти. Телне яхшы беләм. Шулай әкренләп даими кунаклар мине килгән саен үзләре янына чакырта торган булдылар. Үзем ачык кеше булгач, калганнар да миңа яхшы мөнәсәбәттә булды.


– Ни дисәң дә чит ил бит. Җиңел генә булмагандыр?
– Без барыбыз да анда килгән кешеләр идек. Эшеңне җиренә җиткереп башкармасаң, бер юл – кайтарып җибәрәләр. Андыйлар да булды. Минем характерым шундый, эшне энәсеннән алып җебенә кадәр башкарып чыгам. Бу сыйфатым бик булышты. Әле ул гына да түгел, икенче эшкә чакыргач, тагын да катлаулырак сынау үткәрделәр. Төрле кискен ситуацияләрне атап, минем нинди гамәлләр кылачагымны сораштырдылар. Мәсьәләләрне ни дәрәҗәдә чишә алуымны, русча әйткәндә «стрессоустойчивость»ны тикшерделәр.
– Бу инде җитәкче итеп чакыргачмы?
– Отельда яхшы эшләвемне күреп, танышым бер компаниягә резюмемны җибәрүемне сорады. Ике дә уйламый язып салдым. Ачык вакансия булгач, башка теләүчеләр дә бар иде. Шуңа биш ай дәвамында безне сөйләшүләргә чакырып тордылар. Нәтиҗәдә Дубай аэропортында бортта туклануны оештыручы һәм технолог итеп мине сайладылар. Инде анда җиде ел хезмәт куям. Командамда 15 кеше эшли. Бик үзенчәлекле, катлаулы, шул ук вакытта мавыктыргыч эш дип саныйм мин аны.
– Синең эшең нидән гыйбарәт соң?
– Самолетта очканыгыз булса, беләсездер, бер сәгатьтән стюардессалар яныгызга килеп: «Нәрсә ашыйсыз: балыкмы, итме?» – дип сорый. Дубайга яки аннан очучыларга алып килгән ризыкны без пешерәбез, савытларга салып, төреп җибәрәбез. Көненә өч тонна ризык әзерләнә. Һәр елны меню төзеп, аны тәкъдим итү дә безнең өстә. Әле бит һәр илгә очучы самолетның менюсы да төрле. Һиндстанга бер төрле ризык әзерлибез, Россиягә икенче, Америкага өченче... Күз алдына китерегез, аена 110 төрле ризык. Бу 150 мең индивидуаль порция әзерләнә дигән сүз, аена 3 миллионнан артык. 


– Әти-әниегез, туганнарыгыз янына кайтып йөрисезме?
– Отпуск алып ел да кайтып киләм. Быел ике куянның койрыгын берьюлы тоттым дисәм дә була. Ялларымны Казанда үтә торган «Милли кросс»ка туры китереп алдым. Россиядә, шулай ук Татарстанда спортка игътибар зур. Күп еллар йөгерү белән мавыккач, үзебездә дә көчемне сынап карарга теләдем. 
– Спорт белән профессиональ шөгыльләнәсең, димәк?
– Әйе, мин моңа бик җитди карыйм. Инде алты елга якын шәхси тренер белән шөгыльләнәм. Минем өчен бу беренче чиратта сәламәтлек. Ни өчен йөгерү дисәгез, җавабым бик гади. Мин авылда эш эшләп үскән бала буларак, тик утырырга яратмыйм. Тәнем ниндидер «нагрузка» сорый. Өй эшләрен дә көне буе эшләмисең бит инде. Тугыз сәгатьлек эштән соң калган вакытны ничек үткәрергә була инде дип йөргәндә, коллегаларымның спорт белән мавыгуын күреп, аларга иярдем. Йөгерергә чыга башладым. Алар әле төрле марафоннарда да катнаша. Мисал өчен, «Айрен мен» дигәне бар. Анда спортчылар 3 км йөзә, 180 км велосипедта, 40 км йөгереп уза. Болар барысы да бер көндә. Мин дә анда катнашырга максат куйдым, ләкин үземнең 10 километрдан ераграк чаба алмавымны аңладым. Тренер белән эшләргә киңәш иттеләр. Мин шулай эшләдем дә. Тренерым хатын-кыз. Яшь булуына карамастан, Англиянең олимпия резервында торучы спортчы ул. Мине дә яхшы әзерли. 
– Нинди ярышларда катнаштың?
– Казандагы марафон – өченчесе. Тулы 42 километрлы марафонны биш сәгатьтән артыграк вакытта үттем. Моңа кадәр Дубай марафоннарында бүлеп йөгергән булсам, ягъни 50 километрның күпмесендер йөгереп, күпмесендер атлап үтсәм, Казандагысын тулысынча йөгердем. Бер өлешендә хәтта велосипедчы егет ияреп, көч тә биреп барды. Юл буенда да җанатарлар шактый иде, өч урында оркестр уйнап торды. Беренче бишлеккә кермәсәм дә, бу минем өчен зур җиңү! Беренче тапкыр 40-50 километрны бер дә туктамый йөгереп уздым.
– Гөлия, тагын ниләр турында хыялланасың?
– Минем Хаҗ кыласым килә. Ул һәр мөселман кешесенең бурычы. Шунысы кызганыч, Дубайдан бер-ике сәгатьлек юл булса да, Мәккәгә бара алмыйм. Чөнки анда, беренчедән, әзерләнеп барырга кирәк булса, икенчедән, синең белән якын туганың булган ир-ат барырга тиеш. Без гаиләдә ике кыз, әтием дә Татарстанда. Ә ирем булырдай тиңемне тапмадым әле. Аллаһ теләсә, әлеге изге гамәлне тормыш иптәшем белән үтисем килә. Аның татар булуын да телим. Чөнки төрле ил кешеләре белән эшлибез, тик берсе дә менталитет ягыннан күңелемә хуш килми. 
– Татарстанга кайту турында уйлыйсыңмы?
– Бу хакта уйлаганым бар, әлбәттә. Ул бит әле мондагы уңайлыкларны, 200-350 мең сум хезмәт хакын, кыйбатлы машинамны, икенче өемә әйләнгән фатирымны калдырып кайту гына түгел! Хөрмәт казанган эшеңне, иңгә-иң куеп эшләгән коллегаларымны калдырып кайту да. Горурланып әйтәм, хәтта ковид вакытында – эш шактый кимегән чакларда да мине җибәрмәделәр. Син безгә кирәк дип тордылар. Ә бит күпләрне билгесез вакытка ялларга җибәрделәр, күп кеше эшсез калды. Бу туган якны сагынмыйм дигән сүз түгел. Сагынам! Эшемдә еш кына Татарстан турында сөйлим. Алар өчен Россиядән килгән бөтен кеше дә рус милләтеннән. Ә мин әле Россиядә Татарстан булуын да, үзебезнең телебез, гореф-гадәтләребез барын да аңлатам. Картаны ачып күрсәтәм. Мин татар, дим. Монысы Казан, монысы Чаллы, монысы минем туган районым Азнакай дим. Күрсәң, ул шундый ихлас һәм яратып сөйләнелә, мине хәтта сәгатьләр буе тыңларга әзерләр.

Фото Гөлия Галиевадан

Безнең белешмә
Туган көне – 1990 елның 15 марты
Туган җире – Азнакай шәһәре
Әтисе Наил һәм әнисе Зөлфия Азнакай районында яшиләр 
Апасы Лилия – саксофон уен коралы виртуозы, оркестр артисты
Яраткан ризыгы – әнисе пешергән гөбәдия
Яраткан төсе – сирень төсе
Кешеләрдә нинди сыйфатка өстенлек бирә – намус, чисталык, пунктуальлек

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев