Чаллы мәчетләрендә Корбан Гаете намазы укылды
Бәйрәм 3 көн дәвам итәчәк. Корбаннарны 8 июнь ахшам намазына кадәр, ягъни кояш баеганчы чалып бетерү шарт.
Бүген дин кардәшләребез ислам дөньясында иң кадерле ике бәйрәмнең берсе - изге Корбан Гаетен билгеләп үтәләр. Бу уңайдан Чаллының 13 мәчетендә дә бәйрәм намазлары укылды. Дини чаралар иртәнге 4:30 минутта Коръән аятьләрен укудан башланып китте. Аннары имам-хатыйблар үтемле вәгазьләре белән чыгыш ясадылар, җыелган халыкны бәйрәм белән котладылар.
«Кәүсәр" мәчетендә кардәшләребезне имам-хатыйб Фәрит хәзрәт Фатыйхов тәбрикләде.
"Сезне исламның иң әһәмиятле бәйрәмнәренең берсе – Корбан Гаете белән чын күңелдән котлыйм!
Бу бәйрәм үз динеңә мәхәббәт һәм тугрылык идеяләрен гәүдәләндерә.
Корбан чалу Аллаһка якынайта һәм Аның ризалыгына ирешергә ярдәм итә. Раббыбыз корбанга мохтаҗ түгел. Ул моның белән безнең Үзенә якынлык дәрәҗәсен тикшерә.
Шәһәрдәшләребез Корбан бәйрәмен изге күңел белән, догалар кылып каршылар һәм гади көннәрдә дә тынычлык сөючән һәм мәрхәмәтле булырлар дип ышанам", - дип белдерде дин әһеле.
Аннары шәһәрдәшләребез күмәк рәвештә намазга басты. Изге гыйбадәт хөтбә, Коръән һәм дога уку белән тамамланды.
Мәчеттәге чаралардан соң дин кардәшләребез корбан чалу урынына юнәлде. Махсус мәйданчык гадәттәгечә Сидоровка бистәсендәге элеккеге ит комбинаты мәйданында иртәнге сәгать 6:00да эшли башлады.
“Биредә бар шартлар да булдырылган: җайланмалар да әзер, сатучылар да, чалучылар да билгеле, мал-туарлар да тикшерелеп, ветеринар белешмәсе нигезендә генә кертелә”, - дип белдерде Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла.
Мәгълүм булганча бәйрәм 3 көн дәвам итәчәк. Корбаннарны 8 июнь ахшам намазына кадәр, ягъни кояш баеганчы чалып бетерү шарт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев