Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мәктәбенә пистолет алып килгән кызның әти-әнисенә нинди җәза яный?

Гаилә яхшылар исәбендә, ата-ана эшли, 3 балалары бар.

Чаллы хокук сакчылары мәктәпкә пистолет күтәреп килгән кызның әти-әнисенә рәсми кисәтү белдерде. Тикшерү материаллары Россия Тикшерү комитетының җирле бүлегенә тиешле карар кабул итүгә җибәрелде.

Исегезгә төшерәбез, 5 май көнне Чаллының 20нче мәктәбендә гадәттән тыш хәл була – 6нчы сыйныфта укучы кыз бала әтисенең пистолетын мәктәпкә алып килә. (Бу хакта БИРЕДӘ язган идек) Урынга Эчке эшләр министрлыгының Чаллы идарәсе җитәкчесе Айрат Ханбиков белән полиция хезмәткәрләре килә.

Хокук сакчылары сүзләренчә, кыз баланың атасы элек аучылык белән шөгыльләнә, аның төрле кораллары була. Былтыр ир-ат ауга йөрүен туктата, коралын, барлык кирәкле документлары һәм лицензияләре белән, полиция бүлегенә тапшыра. Пневматик пистолетын гына үзендә калдыра.

Кызы аны табып ала һәм мәктәпкә алып китә. Бәдрәфкә кергән сыйныфташларына пистолетны күрсәтеп, мактана. Бу хакта хәбәрне балалар социаль челтәрләрдә тарата. Моны укытучы белеп ала һәм кызның әнисен чакыра. Ул мәктәпкә килә һәм пистолетны алып кайтып китә.

Хокук сакчылары белдерүенчә, кабат баланың тәртибендә хилафлыкка юл куелган очракта, “Балигъ булмаганнарны карау һәм тәрбияләү буенча үз бурычларын үтәмәү” маддәсе нигезендә ата-ана административ җаваплылыккка тартылачак. 

Гаилә исә яхшылар исәбендә, ата-ана эшли, 3 балалары бар. Мәктәпкә пистолет алып килгән кыз да яхшы укый. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хокук полиция суд