Чаллыда укучы бала мәктәпкә пистолет белән килгән
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда укучы бала мәктәпкә пистолет белән килгән

Полиция тикшерү үткәрә.

Шәһәрнең 20нче мәктәбендә бүген хокук сакчылары эшли. 6нчы сыйныфта укучы кыз бала травматик пистолет белән килә. Бу хәбәрне Mash Iptash телеграм-каналында җиткерделәр. Бәдрәфтә пистолеты белән мактанып, сыйныфташ кызларына күрсәткән. Мәктәп укучысы каян пистолет алган? Ни өчен аны мәктәпкә алып килгән? Әлеге сораулар ачык кала. Мәктәп җитәкчелеге дә, хокук сакчылары да аңлатма бирергә ашыкмый. Тикшерү бара.  Шунысы мәгълүм, хокук сакчылары килер алдыннан әнисе мәктәпкә килеп пистолетны алып киткән. Социаль яктан имин гаилщ булуы билгеле. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев