Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры: «Тотыгыз да, штраф салыгыз үзләренә»

Наил Мәһдиев кисәтүләргә колак салмаучы балыкчыларны административ җаваплылыкка тартырга чакыра.

Су өсте аз гына боз белән капландымы, балыкчылар кармакларын иңнәренә салып, Кама, Мәләкәс елгаларына юнәлде. Боз өстендә бөкеләр шактый. Хәтта елганың уртасында ук ясалганнары да бар. ГИМС хезмәткәрләре сак булырга киңәш итә. Сулыклар әле тиешенчә катмаган. Боз катламы нибары 5-10 сантиметр.

Коткаручылар даими рәвештә рейдлар уздыра - кисәтүләр ясый. Нәтиҗәсез. Ял көннәрендә, Тарловка тирәсендә фаҗига булды. Бер балыкчы батып үлде. Чаллы мэры эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә балыкчыларга мөрәҗәгать белән чыкты. 

-    Бер-ике килограмм балык кеше гомеренә тиң мени? Өйдә бит аның балалары, оныклары, хатыны якыннары кала. Сез Мәһдиев тагын өйрәтә диярсез инде! Ничек телисез, шулай яшәгез! Әмма алай ярамый. Боз өстенә әлегә чыкмагыз. Шулхәтле балык ашыйсыгыз килсә, кибеткә барыгыз! Балык сатып алу хәзер проблема түгел бит, - диде мэр.

Кисәтүләрне колакка алмаучыларны ул штраф ярдәмендә тәрбияләргә кушты. Боз калынлыгы 7 сантиметрга җитмәгән очракта, физик затларга 1,5-2 мең сум, җаваплы җитәкчеләргә 5-7 мең сум, юридик затлар 50-70 мең сум штраф каралган. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яз ташу гимс су мчс урам коткару елга