Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Халыклар бердәмлеге көне һәм ТР Конституциясе көне белән котлады

Әлеге бәйрәмнәрнең шәһәр өчен аеруча әһәмиятле булуын ассызыклады.

Хөрмәтле чаллылылар!

Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән чын күңелдән котлыйм!
Яр Чаллы шәһәре өчен әлеге бәйрәмнәр аерата әһәмиятле, чөнки шәһәребезгә нигез салынган көннән алып халыклар дуслыгы бездә иң зур байлыклардан санала. Илебезнең төрле почмакларыннан килгән төрле милләт кешеләренең бердәмлеге нәтиҗәсендә генә кыска вакытта ярты миллионлы шәһәрне төзү, аны заманча инфраструктура белән тәэмин итү, алдынгы сәнәгать предприятиеләрен сафка бастыру мөмкин булды.  
Бүгенге Татарстаныбыз – гаять зур табигый байлыклары, көчле фәнни-техник базасы булган уникаль республика. Әмма иң зур байлыгыбыз – халкыбыз, ерак гасырлардан килгән милли, мәдәни һәм рухи традицияләребез. 
Халыклар арасындагы дустанә һәм тату мөнәсәбәтләр белән республикабыз һәм яраткан шәһәребез чын күңелдән горурлана. Илебезнең киләчәге, җәмгыятьтәге тотрыклылык, киләсе буыннарның яшәеше һәрберебездән, төрле милләтләрнең һәм конфессияләрнең бердәм булуыннан торганын без бик яхшы аңлыйбыз. 
Хөрмәтле татарстанлылар, чаллылылар! Барыгызга да сәламәтлек, имин һәм бәрәкәтле көннәр, шәһәребез һәм республикабыз үсеше өчен хезмәт итүдә барлык башлангычларыгызда уңышлар телим.

Наил Мәһдиев, Чаллы мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев