Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры хастаханәдә дәваланучы хәрбиләр янында булып кайтты

Госпитальдә югары дәрәҗәдә медицина ярдәме күрсәтелә.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев Н.Н. Бурденко исемендәге хәрби клиник госпитальдә булып кайтты. Ул анда дәваланучы хәрбиләр белән очрашуы турында сөйләде.

– Анда Татарстан һәм өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операциядә катнашып яраланган Чаллы егетләре дә дәвалана. Аларны бәйрәм белән котладык, хәлләрен сораштык. Госпитальдә югары дәрәҗәдә медицина ярдәме күрсәтелә. Хәрбиләр безне күреп гаҗәпләнделәр – диде ул. 

Наил Мәһдиев Башкарама комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимовка, сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рөстәм Ногмановка сугыш ветераннары госпитале белән берлектә махсус хәрби операция зонасыннна кайткан хәрбиләрне тернәкләндерү буенча эш формалары һәм ысуллары турында тәкъдимнәр әзерләргә кушты. 

«Дәвалангач, тернәкләндерү курслары үткәч, без аларга һәрьяклап ярдәм итәргә тиеш», – дип искәртте. 

фото: nabchelny.ru
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы