Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры журналистларны тәбрикләячәк

13 гыйнвар – Россия матбугаты көне.

Бүген Россиядә матбугат көне билгеләп үтелә. Бу дата очраклы рәвештә сайланмаган. Нәкъ шушы көнне Петр I указы буенча илебездә “Ведомости” исеме астында беренче гәзит нәшер ителә башлаган.

Әлеге истәлекле көнне Чаллыда да билгеләп үтәргә җыеналар. Бәйрәм уңаеннан шәһәр мэры Наил Мәһдиев Тантаналар сараенда бер төркем матбугат алдынгылары белән очрашып, аларга изге теләкләрен ирештерәчәк, рәхмәт хатлары тапшырачак. Бүләкләнүчеләр арасында “Шәһри Чаллы”, “Көмеш кыңгырау” газеталары журналистлары, “Мәйдан” журналы каләм осталары да бар. Чарадан тулы репортаж газетабызның киләсе санында урын алачак. 

Исегезгә төшерәбез, кичә «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков: «Шәһри Чаллы» быел тиражын 118,5 процентка арттырып, республикабызның район-шәһәрләрендә чыга торган газеталар арасында, иң югары күрсәткечкә иреште», - дип белдерде. Бу хакта БИРЕДӘ укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: матбугат чарасы