Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Шәһри Чаллы» - Татарстанда беренче

Бу хакта бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков хәбәр итте.

Татарстанның район-шәһәрләрендә чыга торган 52 газетаның 27сендә абунәчеләр саны арту буенча үсеш күзәтелгән, иң югары күрсәткеч «Шәһри Чаллы» газетасында – 118,5 процент. Бу хакта бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков хәбәр итте. 

Республика күләмендә нәшер ителүче газеталар арасында исә «Шәһри Казан» (257,4 процент) һәм шәһәребездә чыгучы «Көмеш кыңгырау» басмасының (114,4 процент) тиражлары арткан.

Журналлар арасында беренчелекне шулай ук Чаллыда нәшер ителүче «Мәйдан» басмасы били. Тиражы узган елга карата – 126,7 процентка үскән.

"Гомумән, Россиянең иң зур төбәк медиахолдингларыннан берсе булган «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте 2022 елда район басмаларының тиражларын саклап кала алды. Шул ук вакытта, редакцияләрнең яртысыннан артыгы аны арттыруга иреште. Без моңа чиксез шатбыз", - дип белдерде Шамил Садыйков. 

Бүгенге көндә «Татмедиа» медиахолдингы 98 газетаны, 17 журналны, 19 телеканалны, 14 радиоканалны, 81 сайтны һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын берләштерә. Телерадиотапшырулар Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә әзерләнә. Газеталар татар, рус, чуваш һәм удмурт телләрендә нәшер ителә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: басма матбугат