Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы повары йолдызларны ашата

«Иң беренче бәлешкә заказны Эльмира Сөләйманова биргән иде»

"Шәһри Чаллы" үткәргән салатлар конкурсында җиңүче Эльвира Солтанова профессионал пешекче генә түгел, максатчан, кыенлыклар алдында туктап калмый торган көчле рухлы ханым да. Бәйгедә җиңәргә дә максат куйган булган. Хәтерләсәгез, каты көрәш барды бит, әмма Эльвираны узып китә алмадылар. 

Эльвира Солтанова хәзерге вакытта "МУП ПАД"та ашханәдә эшли. Эшчеләрне тәмле ризыклар белән сыйлый. Моннан кала ул кейтеринг хезмәте дә күрсәтә. Ягъни, заказ буенча мәҗлес табыннары әзерли. 

Бүгенге көнгә инде ул Айдар Тимербаев, Ринас Әхмәтов кебек танылган эстрада йолдызларына, чит ил кунакларына һәм башка бик күп шәһәрдәшләребезгә хезмәт күрсәткән. Ә иң беренче бәлешкә заказны Эльмира Сөләйманова биргән булган. Аны ошатып, бәйрәмнәргә гел заказлар ясый торган булган җырчы. Көтелмәгән ризыкка заказ ясап, Эльвираны яңа һөнәргә дә өйрәткән әле ул. 

⁃ Мин кечкенә чакта Ижау шәһәренә әбиемә кайта идем. Аның белән тәмле ризыклар пешерә идек. Әбием әле дә исән. Ул гел аш-суга кулың ятып тора, кызым, ди иде. Тәмле ашлар, татлы ризыклар пешерү серләренә төшенергә омтылдым мин. Иң беренче пешергән ризыгым - эремчек рогаликлары. Ул өйдәгеләргә шундый ошады, хәтта күршеләргә дә алы кереп авыз иттерделәр. Тагын пешерүемне сорадылар. Һәм мин бүгенге көнгә кадәр әлеге шөгылемнән туктамыйм. 9 сыйныфны бетергәч пешекчелеккә укырга барасым көн кебек ачык иде. Җиңел генә булмады, әлбәттә. Миңа күп белергә, яхшырак булсын өчен тырышырга кирәк иде. Зур уңышларга ирешәсем килде. Белемемне арттыру өчен югары уку йортына - Казанның кооперация университетына кердем. Җәмәгать туклануы буенча технолог булып чыктым. Кейтерингка укыдым.

 ⁃ Тәмле итеп ашарга пешерер өчен махсус белем кирәкме?

 ⁃ Ашарга теләгән һәркем пешерә ала. Тик син кешеләргә хезмәт күрсәтәсең икән, яхшылар рәтендә буласың килә икән, һичшиксез белемле булырга тиешсең. Технологияләр, зәвыклар үзгәреп тора. Мин бертуктаусыз укып торам. Конкурсларда еш катнашам. Мисал өчен, 2019 елда Казанда танылган повар Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышланган ярышта катнаштым. Токмач кисү, кияү пилмәне, өчпочмак юнәлешендә көчемне сынадым. Жюрида танылган ресторатор - Зөфәр Гаязов, россиякүләм танылган кондитер Елена Шрамко иде. Урын яуламасам да, Татарстан пешекчеләр ассоциациясеннән, бигрәк тә Галина Михайловадан зур ярдәм тойдым. Тагын  катнашып көчемне сыныйсым килә. Шул ук елны Чаллыда шарлоткалар конкурсында катнашып 2нче урын, 2020 елда 1 урын яуладым.

⁃ Кейтеринг гади генә әйткәндә нәрсә ул?

⁃ Ул беренче чиратта кешеләр белән эшләү. Мәҗлесләргә ризыклар әзерләп, кунакларга профессионал хезмәт күрсәтү. Һәркемнең кулыннан килә торган эш дип әйтмәс идем. Беренче заказым 2013 елда булды. Туй мәҗелесе иде ул. Иң дулкынландыргыч көннәремнең берсе. Эшемне яхшы гына башкардым һәм менә 10 ел шуның белән шөгыльләнәм. Инде командам бар: официантлар, 2 пешекче, 1 мангалчы. Мисал өчен, 30 кешегә 2-3 официант хезмәт күрсәтә. Бер кеше өстәл бизәлеше өчен, икенчесе продуктларның сыйфаты өчен, өченчесе тиешле хезмәт күрсәтү буенча җаваплы.

⁃ Нинди кыенлыклар бар? 

⁃ Кайбер ризыкларга сезонлы гына продуктлар керә. Сезон булмаса, табуы авыр. Сатуда булса да, сыйфаты булмый. Шуңа алыштырырга, яңа рецепт уйлап табарга туры килә. 

⁃ Бер мәҗлестән күпме керем алып була?

⁃ Бер заказдан 20 мең эшләргә була. Бу кунаклар саныннан, ризыкларның катлаулыгыннан тора. Иң мөһиме тәмле һәм матур булсын. Кайвакыт аз бюджетлы мәҗлесләр дә алырга туры килә. Кеше хәленә керәбез. Аллаһка шөкер, 10 ел эшләп, бер генә тискәре сүз дә ишетмәдем. Еллар дәвамында гел миңа килүче клиентларым бар.

- Истә калган кызык хәлләр дә бардыр.

- Булыштырды. Тәҗрибә җыйганчы көтелмәгән хәлләр булмый каламы соң?! Берсендә нишләптер ашыбыз ачыды. Менә-менә кунаклар килеп җитәргә тиеш. Урамда тиз генә учак яктык та тавык шулпасы пешердек. Кыш көне иде, туңып беттек. Шулай да ашны өлгерттек. Аннары бер табынга заказ биргән кешеләребез Түбән Новгородтан булып чыктылар. Интернеттан язганнар иде. Без дә, алар да урынны белешеп бетермәгәнбез. Билгеле, заказны кире кактык.

⁃ Җырчыларга да өстәл әзерлисезме?

⁃ Әйе. Танылган композитор, җырчы Айдар Тимербаевка әзерләдем. Аның концертына Казаннан бик күп танылган җырчылар кайткан иде. Илсөя Бәдретдинова, Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, Азат һәм Алсу Фазлыевлар, Зинира һәм Риззат Рамазановлар һәм башкалар. Алар белән фотоларга да төштек. Ринас Әхмәтовка да өстәл әзерләдек. Равил Галиев, Гөлдания Хәйруллина, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар да килгән иде. 2018 елда Италиядән килгән делегацияне ашаттым. Бик дәрәҗәле инженерлар иде ул.

⁃ “Тегесе ошамый, монысы ошамый” дип аптыратмадылармы? 

⁃ Беләсеңме, бер дә андый хәлләр булмады. Алар әллә ни сайланып тормады, барысын да тәмпләп ашады. Җырчылардан Зинира Рамазанова белән генә кызык хәл килеп чыкты. Ул баллы ризык ярата икән. Ә безнең кондитер эшләнмәләре килеп җитмәгән иде. "Доставка"ны тизләтергә туры килде. Илсөя Бәдретдинованың гадилеге дә күңелемә кереп калды. Без - хезмәт күрсәтүчеләр белән үз итеп сөйләшеп йөрде ул. 

⁃ Әле заказга бәлешләр дә ясыйсыз дип беләм.

⁃ Әйе, иң беренче бәлешне Эльмира Сөләймановага пешердем. Аңа бик ошады, озак еллар бәйрәмнәргә гел миңа заказ бирде. Аның белән язышканнарны әле дә саклыйм. Гел элемтәдә идек. Берсендә 23 февральгә иренә бүләккә ашамлыклардан букет ясавымны сорады. Мин тиз генә кирәк-ярак алдым да, шунда ук ясап та бирдем. Бу да минем букетларга беренче заказым булды. Аны да бик ошаттылар. Гомумән, Эльмира белән эшләве, аралашуы бик тә рәхәт иде. Аның җиңел кулы белән эшләрем башланып китте бит. Урыны җәннәттә булсын!

⁃ Социаль челтәрлкрдә улыгызның да ризыклар пешергәне күренә. Әллә сезнең юлны сайлыймы?

⁃ Ул да пешерергә ярата. Ялларда бергәләп кухняда төрле ризыклар пешерәбез. Тик Әмирне кейтерингка алырга иртәрәк әле (елмая). 4 класста гына белем ала ул минем. Аның белән күңел генә өчен пешерәбез. Шулай да балаларның теләкләре үзгәрүчән. Бәлки әле һөнәрен башканы сайлар.

⁃ Төп эшегез дә бар бит. Ничек җитешәсез?

⁃ Кейтеринг ул сезонлы эш. Күпчелек заказлар җәй көне һәм Яңа ел тирәләрендә була. Максат итсәң, барсына да җитешергә була. Теләк кирәк һәм әлбәттә авырлыклар чыгу белән туктап калмаска!

- Хыялыгыз бармы, Эльвира?

- Күптән түгел пычаклар коллекциясе җыя башладым. Инде 5-6 профессионал пешекче инструменты тупланды. Алга таба дәвам итеп, зур коллекция турында хыялланам. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев