Чаллы риелторларын Санкт-Петербургтан килеп укыталар
«Чаллыда чын профессионал риелторлар булуын телим», - ди шәһәрнең риелторлар гильдиясе җитәкчесе Светлана Газетдинова.
Чаллы риелторлар гильдиясенең 50дән артык белгече "Акча, эмоция, энергия һәм нәтиҗә" дигән мастер-класста катнашты. Аны Санкт-Петербургтан тәҗрибәле бизнес-тренер Алексей Гусев алып барды.
"Риелторлар гадәттә нинди хаталар ясый?" дигән сораудан алып туктаусыз клиентлар "агымы"н булдыру турында 5 сәгатьлек дәрес уздырды. Әлеге мастер-класс Чаллы риелторлар гильдиясе җитәкчесе Светлана Газетдинова инициативасы белән оештырылды.
"Чаллыда чын профессионал риелторлар булуын телим. Шуның өчен тырышам. Мондый укыту чаралары ай саен диярлек уза. Чаллыда "Татарстан риелторлар гильдиясе"н 3 ел җитәклим. Бүгенге көндә безнең составта 23 агентство бар. Тагын 3 заявка кабул иттек", - ди тәҗрибәле риелтор.
Тренингта катнашкан Зөлфия Зәйдуллинаның эш тәҗрибәсе 20 ел. Ул "Нур" агентлыгыннан.
"Озак еллар риелтор булып эшләсәм дә, мондый чараларны яратам. Үземә эшләргә яңа фишкалар алам. Шулай нәтиҗәләрем арта", - ди ул.
"Бу сферага килүемә бүген өченче генә көн. Чыннан да, эмоцияләр ташып тора. Тере аралашу аркасында дип уйлыйм. Беренче көннән үк шундый тәҗрибәле кешеләрдән өйрәнү үзе ни тора! Эшләргә энергиям артканны сизәм һәм алга таба белемемне кулланып зур нәтиҗәлргә ирешергә исәплим", - ди "Победа" агентлыгыннан Диана Иванова.
Узган айда Чаллы риелторлар гильдиясе «Ипотека ярминкәсе» оештырды. Анда проблемасы белән килгән һәркем прокурор, юрист, риелтордан бушлай консультация алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев