Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Сабан туена велосипед һәм самокатта йөрүчеләрне кертмәячәкләр

Шәһәр башкарма комитеты кисәтү белән чыкты.

17 июнь көнне халкыбызның милли бәйрәме Сабан туе узачак. Гадәттәгечә аны шәһәребез мәйданында оештыралар. Быел бәйрәм аеруча да үзенчәлекле булыр дип көтелә. "Әкият" һәм "Авыл" мәйданчыклары кунакларны Чулман проспектыннан ук каршы алачак. Театральләштерелгән тамаша, уен-көлке, йорт хайваннары зоопаркы - халык күңелен яуларлык чаралар шактый. Бу хакта монда яздык.

Көрәш тә быел кызу булачак. Сабантуй батырына "Москвич" автомобиле вәгъдә иттеләр. Төп приз өчен 130дан артык спортчы көрәшәчәк. (тулырак моннан укы) 

Бәйрәмнең төп кунагы - Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова. 

Чаллы җитәкчелеге кисәтү белән чыкты. Мәйданга велосипед, самокат һәм скейтларда керү катгый тыела. Бу чара әйләнә-тирә иминлеген тәэмин итү өчен кертелә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй