Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы шәһәр суды федераль судьясы Раушан Касыймуллин: «Әнием бер дә тик утырмый»

8 Мартта иң беренчеләрдән булып иң якын, иң кадерле кешеләребез бәйрәм белән котлыйбыз.

– Минем әнием Гөлнур Нургаяновна Касыймуллина. Ул иң якын, иң яраткан кешем, сердәшчем, һәр эштә үрнәгем. 
Әниебез әтиебез Шәмсулла белән бергә безне, өч балаларын, саклап-яклап үстерделәр, олы юлга чыгардылар, кеше иттеләр. Бүген сигез оныклары бар. Әни аларга өчен тәмле кыстыбыйлар, бәлеш-өчпочмаклар, челтәрле беленнәрен пешереп тора. Ул әзерләгән сый-нигъмәтләр аеруча тәмле килеп чыга. Чөнки үзе генә белә торган ингредиентлары бар – күңел җылысы һәм чиксез ярату хисе! 

Әнием гомер буе Зәй шәһәренең Ильич исемендәге совхозында (хәзер "Нива" оешмасы") бухгалтер булып эшләде. Әти шул хуҗалыкны җитәкләде. Үз эшләренең чын осталары булдылар, икесен дә бик хөрмәт иттеләр. Хәзерге вакытта әнием лаеклы ялда. Әмма тик утырырга яратмый. Чигә, тегә, нәрсә генә бәйләми! Бик яратып гөлләр үстерә. Өендә дә чын оранжерея! Аларның һәрберсен яратып, кадерләп карап тора. 

Форсаттан файдаланып, әниемне 8 Март бәйрәме белән котлыйм! Сәламәтлек, бәхет, иминлек телим, - дип сөйли Чаллы шәһәр суды федераль судьясы Раушан Касыймуллин.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев