Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы студенты 1,5 ай эчендә 120 мең сум акча эшләгән

Студентларга тагын нинди эшләр тәкъдим итәләр?

9 май бәйрәменнән соң мәктәп укучыларын һәм студентларны эшкә урнаштыра башлаячаклар. Быел 3 мең мәктәп укучысын һәм 1 мең студентны эш белән тәэмин итү күздә тотыла.

Мәктәп укучыларына эш күбрәк шәһәр муниципаль предприятеләрендә тәкъдим ителсә, студентларга башка шәһәрләргә барып эшләү мөмкинлеге бар.

«Алар «Татнефть», «Саулык», Анапа кара диңгезе лагерьларында вожатый, инструктор, педагог-оештыручы булып эшли ала. 22 мең сум хезмәт хакы тәкъдим итәләр. Быел “Алабуга” махсус икътисади зонада эшләргә дә чакыралар. Анда җыештыручылар таләп ителә. Хезмәт хакы – 60 мең сум. Пассажир вагоннарында проводник булып эшләүчеләргә 450 эш сәгате өчен 150 мең сум түләячәкләр. Алдан язылу сорала. Медицина тикшеренүе һәм өйрәнү узарга кирәк», –ди «Чаллы студентлар хезмәт отряды үзәге» директоры урынбасары Егор Шуганов. 

Өченче ел рәттән Чаллы студентлары Камчатка ярымутравы заводында эшләп кайта. Анда балык чистартучылар, инженер, пешекче кебек эшчеләр кирәк. 1,5 ай өчен 55 мең сум түлиләр, өстәмә премияләр дә бар. Узган ел Казан инновация университеты студенты 120 мең сум хезмәт хакы алган. 

“КАМАЗ”да нинди эш башкаруына карап, студентларга 30 мең сум түлиләр. Шулай ук шәһәрдә официант, пешекче, бармен, яшелләндерүче булып урнашучыларга 25 мең сум вәгъдә итәләр. 



 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев