Чаллы суды элеккеге җитәкчене читтән торып кулга алды
Ул 3 елга ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.
Чаллы суды Татарстан ЗАГСы башлыгының элеккеге урынбасарын Ренат Әхмәтҗановны читтән торып кулга алу турында белдерде. Ул ЗАГСның кайбер вазыйфаи һәм билгесез затлары белән сүз куешып, 4,5 миллион сум акча урлауда гаепләнә. Судның матбугат хезмәте белдерүенчә, 5 мартта әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Тик, гаепләнүчене әлегә кулга алу мөмкин түгел. Чөнки ул 1 мартта чит илгә чыгып киткән булган. 21 мартта аны федераль эзләүгә игълан иткәннәр. Әхмәтҗанов 3 елга ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.
фото: https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев