Чаллы табиблары - «Безнең заман геройлары»
Яңалыклар тасмасы

Чаллы табиблары - «Безнең заман геройлары»

Кемнәр алар?

Казанда "Безнең заман геройлары" республика премиясе җиңүчеләрен бүләкләделәр. 

Яшьләргә үрнәк булырлык Татарстанлылар арасында, 5нче шәһәр хастаханәсе табиблары да бар. 

Алар су асты ау мылтыгы белән ялгыш үзенә аткан ирнең күзен саклап калдылар. Мылтык ир-атның кулыннан шуып китеп, баш сөяген һәм күзен тишеп чыккан булган. 

Катлаулы операцияне бит-казналык хирургиясе бүлеге мөдире Баин Демкин, күз авырулары бүлеге мөдире Айзат Тимиров һәм анестизиология-реанимация бүлеге мөдире Павел Егоров ясады. Алар "Безнең заман геройлары" республика премиясе лауреатлары булдылар.

Фотолар хакимиятнең телеграмм каналыннан алынды.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сәламәтлек "Герои нашего времени" 5 горбольница

Нет комментариев