Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Рәфис Әхмәтҗанов: «Гади генә кагыйдәләр үлүдән саклый»

«Бернинди дару да, заманча технологияләр дә мондый нәтиҗә бирә алмый!» – ди Дәвалау-физкультура диспансеры баш табибы Рәфис Әхмәтҗанов.

Бүген 7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне! Бу озын һәм тулыканлы гомер кичерүгә җирлек булдыручы сәбәпләр турында уйланырга яхшы мөмкинлек. Алар хакында безгә Рәфис Заһит улы сөйләде. «Әлеге гади генә кагыйдәләрне үтәү гомуми үлем күрсәткечен 39% ка киметә ала», – ди белгеч. Менә алар:

• Тәмәке тартудан баш тарту. Бу – сәламәтнекне ныгыту өчен иң мөһим һәм нәтиҗәле адымнарның берсе. Ул үпкә чире, яман шеш һәм башка авырулар үсеше куркынычын киметеп кенә калмый, ә гомуми халәтне яхшырта, көч өсти һәм тән тиресенең торышын яхшырта. Шуны да истә тотарга кирәк: гадиме ул, электронмы – тәмәкенең барысы да зыянлы. 

• Спиртлы эчемлекләрдән тулысынча баш тарту яки аны куллануны абсолют минимумга кадәр киметү. Хәзерге вакытта алкогольнең куркынычсыз дозасы булуы турында фәнни дәлилләр юк. Шуңа күрә, сез аны никадәр әзрәк кулланасыз, сәламәтлегегез өчен дә шулкадәр яхшырак булачак.

• Дөрес туклану. Төрле продуктларны үз эченә алган балансланган рационны үтәргә кирәк: биш тапкыр туклану, анда өч төп ашау һәм ике өстәмә – икенче иртәнге аш һәм төшке аш булырга тиеш. Яшелчәләргә һәм җиләк-җимешләргә басым ясау, ә менә майлы, кыздырылган һәм татлы ризыклар куллануны чикләү мөһим. Бүгенге көндә россиялеләрнең 63% ы артык авырлыктан интегә, бу ашау гадәтләренең бозылуын күрсәтә. Статистика буенча, дөрес туклану күп кенә авыруларның үсешенә киртә булып тора.

• Тоз куллануны чикләү. Тозны чамадан тыш куллану йөрәк-кан тамырлары системасына тискәре йогынты ясый, кан басымының югары күтәрелүенә, инфарктлар һәм инсультлар үсеше куркынычын арттыра. Шуңа да аны көненә 5 г-нан да артык кулланмау хәерле. Бу якынча бер чәй кашыгы дигән сүз. Шул ук вакытта, ризыкка үзең өстәгән тозны гына түгел, ә әзер продуктларга, ярымфабрикатларга һәм консервларга кертелгәнен дә исәпкә алырга кирәк. 

• Даими физик активлык. Көненә ким дигәндә бер сәгать хәрәкәт итәргә кирәк. Бу йөрү, зарядка, спорт белән шөгыльләнү булырга мөмкин. Әлеге активлык күңелгә рәхәтлек китерергә дә тиеш. 

«Мин үзгәрүчән йөрү ысулын кулланырга киңәш итәм (тиз адым һәм әкрен адым белән йөрү). Бу система совет чорында ук эшләнгән. 30 минут дәвамында тиз адым белән әкрен адымны чиратлаштыру күздә тотыла. Бу система йөрәк, үпкәләр, йөрәк-кан тамырлары системасы, сулыш алу һәм ашкайнату системасының эшен яхшыртырга ярдәм итә», – ди табиб. Чиратлаштыруның төрле схемаларын кулланырга мөмкин, мәсәлән, 5 минут тиз адым белән йөрү, 2 минут әкрен адым белән атлау һ.б.

• Рухи халәтне кайгырту. Физик сәламәтлекне ныгыту белән беррәттән, эчке кичерешләреңә дә игътибар итү зарур. Стресс, борчылу, депрессия һәм башка авыр хисләр организмга тискәре йогынты ясарга сәләтле.

• Профилактик медицина тикшерүе. Мөмкин булган авыруларны вакытында ачыклау һәм сәламәтлекне контрольдә тоту өчен профилактик тикшерүләрне ел саен үтәргә киңәш ителә. Аның төрләре кешенең яшенә һәм җенесенә бәйле.

«Йомгаклап, шуны да искәртәсе килә: балалар әти-әниләреннән үрнәк ала. Шуның өчен дә сәламәт традицияләр булдыру мөһим. Мисал өчен, бергәләп файдалы ризыклар әзерләү, бар гаилә белән спорт белән шөгыльләнү. Бергәләп башкарылган эш авырлыкларны да җиңәргә ярдәм итә. Сәламәт яшәү рәвеше – ул үзеңне чикләү түгел, ә озын һәм имин гомер кичерү мөмкинлеген арттыру. Шуны беркайчан да исебездән чыгармасак иде» – ди Рәфис Заһит улы Әхмәтҗанов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев