Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театры яңа сезонны премьера белән ача

Тамашачыларны кызыклы тамаша көтә.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры яңа сезонны ачарга әзерләнә.

Коллектив быел иҗади сезонны 8 сентябрьдә драматург Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектакленең премьерасы белән башлап җибәрә. «Быел премьералар күп булачак», - диде театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов. 

Яңа спектакльне Олег Кинҗәгулов сәхнәгә куйды.  «Мәйдан» журналы редакторы Лилия Гыйбадуллина спектакльне : «Рәхәтләнеп ял итә торган, күңелле спектакль», – дип бәяләде. 

Яңа спектакльне караган  тамашачылар да аны яратты. «Көлдерә торган, җырлы-биюле җиңел рәхәт спектакль. Артистлар оста уйный», – диде Гөлинә Гусамова.

Фотолар Айгөл Әхмәтгалиевадан алынды.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: премьера Чаллы театры