Җиңүчегә автомобиль тапшырылачак.
Чаллыда «Иң яхшы йөк машинасын йөртүче» бөтенроссия конкурсы башланды. Анда Россиянең 33 төбәгеннән 48дән артык йөртүче катнаша. Конкурсны тантаналы ачу бәйрәм төсмере алды. Яр буе паркы мәйданына керү юлында «КАМАЗ» акционерлык җәмгыятендә җитештерелгән техника күргәзмәсе оештырылган иде.
Тамашачыларга иҗат коллективлары һәм артистлар катнашында театраль тамаша күрсәтелде. Марш астында КАМАЗ йөк машиналары мәйдан тирәли әйләнде.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев үзенең чыгышында әлеге чараның шәһәрнең – 400, автогигантта беренче йөк машинасы чыгуга 50 ел тулу елында үткәрелүен билгеләп үтте.
«Чаллы – актив эшләүче транспорт компанияләре булган автомобиль төзүчеләр шәһәре. Россиянең автомобиль башкаласында мөһим чара үтүе безнең өчен дәрәҗә. Мин катнашучыларга гадел көрәш, сәламәтлек, яхшы кәеф телим», – диде ул.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина бәйгедә катнашучыларга озын куркынычсыз юллар, ышанычлы машиналар, ягулыкның һәрвакыт булып торуын теләде.
«КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин үзенең чыгышында машина йөртүче һөнәренең илебездә һәм дөньяда мөһимлеген билгеләп үтте.
«Мондый чараның үтүе бәһасез. Җиңүчегә бирелә торган автомобиль КАМАЗ предприятиесендә ясалды. Иң көчле кеше җиңсен», – диде.
Бәйгенең приз фонды 1 млн сум тәшкил итә. СЕ категорясендә җиңүче «КАМАЗ» ГАҖдән махсус бүләк «Москвич» автомобиле алачак.
Җиңүче иртәгә билгеле була. Ярышларны ябу тантанасында 17 сәгатьтә Мәйданда Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова чыгыш ясый.
Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды.
Нет комментариев