Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театрында «Сихерче»

Аны тамашачылар яратты.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры тамашачыларга чираттагы премьераны тәкъдим итте. 

Театрның сәнгать җитәкчесе, баш режиссер Олег Кинҗәгулов Нәбирә Гыйматдинованың "Сихерче" әсәрен сәхнәләштерде. Заманында бу әсәрне халык егылып укыды. Республиканың 6 театры аны сәхнәгә куйды. 

Әсәрнең авторы Нәбирә Гыйматдинова Чаллы театрындагы куелышны иң уңышлысы дип бәяләгән.

Заманча сәхнә бизәлеше, артистларыбызның үз геройларының тормышы белән яшәве спектакльне уңышлы иткән. "Сихерче"дә яңгырган фикерләр: кешеләренең явызлыгы, нәфесле булуы, табигатькә саксыз мөнәсәбәте ярылып ята. Аларны төп геройлар Убыр (Чулпан Садыйкова) белән Сихерче (Алсу Сәгыйдуллина) оста һәм үтемле итеп җиткерде. Аларның уенын зал тамашачы тын да алмый күзәтте. 

Чулпан Садыйкова-Әскәрованың осталыгына гаҗәпләнсе юк. Яшь артистка Алсу Сәгыйдуллина беренче зур ролен бик уңышлы башкарды. Ул - Чаллы театрының өметле актеры. 

Татарстанның атказанган артистлары - Энҗе Шиһапова, Гөлфия Фәйзерахманова, Рафил Сәгъдуллин, Равил Гыйләҗев; артистлар Чулпан Арсланова, Руслан Әюпов, Эдуард Латыйпов та үз рольләрендә яшәделәр. 

Тамашачылар да канәгать калды. "Бик оста уйнадылар. Башта хәрәкәт аз булган кебек иде, икенче пәрдә сизелми дә үтте", - ди шәһәрдәшебез Лилия Шәмсиева.

Тулаем алганда миңа да "Сихерче" ошады. Ул уйландырды, да көлдерде дә. Убыр да бик акыллы, изге ниятле герой. Аның фикерләре, гамәлләре гыйбарәт алып, нәтиҗә ясарлык. 

Шәхсән үземә бер нәрсә генә ошап бетмәде. Ул - татар авылындагы кешеләрнең соры һәм кара төстәге киемнән булуы. 

Театрда моны рәссам шулай күрде дип аңлаттылар. 

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының "Сихерче" мелодрамасын карап, нәтиҗәләр ясау беркемгә дә комачауламас. Барып карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр мәдәният Олег Кинзягулов Набира Гиматдинова