Чаллы тирәсендә еланнар активлашкан
Аеруча агулылар булып кара елан, щитомордник һәм медянка санала.
Белгечләр Чаллы халкына табигатькә ял итәргә чыкканда, бакча участокларында игътибарлы булырга киңәш итә. Язның иртә килүе сәбәпле, елланнар активлашкан.
“Алар кышкы анабиоздан, ягьни йокыларыннан уянып, өслеккә чыкты. Еланнар гадәттә, тынычрак җирләргә, таш, утын арасына җыелырга мөмкиннәр. Өстәвенә, хәзер аларның күкәй сала торган чагы да”, – ди Балалар экология-биология үзәге директоры Владимир Товма.
Мәгълүм булганча, иң киң таралганнары - тузбаш (уж) һәм кара елан (гадюка обыкновенная). Аларны бер-берсеннән аеру шактый җиңел - тузбашның башының ян якларында ярым ай рәвешендә ике соргылт табы бар, үзе карасу соры төстә. Кара еланның тиресе һәр яктан буй-буй кара таплар белән чуарланган. Койрык очы ачык төстә, еш кына сары төстә була.
Елан белән күзгә-күз очрашкач, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында онытмаска кирәк. Паникага бирелергә, качарга яки еланны куркытырга, таяк белән төрткәләргә, кискен хәрәкәтләр ясарга ярамый. Аның шуышып киткәнен көтү мөһим. “Җиргә иелеп эшләгәндә аяк астыгызга карап йөрегез, елан яткан урыннан тыныч кына китеп барыгыз”, - ди белгечләр.
Аеруча агулылар булып кара елан, щитомордник һәм медянка санала. Алар чага калса кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк. Табиблар килеп җиткәнче, зыян күргән кешене горизонталь рәвештә яткыру мөһим, чөнки бу вакытта кан басымы төшә. Мөмкинлек булса, күп итеп су эчерергә, ярага салкын әйбер, әйтик, боз куеп торырга, антигистам препаратлар бирергә дә киңәш ителә. Спиртлы эчемлекләр катгый тела, шулай ук чагылган урынга жгут салырга да ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев